Татарстанда 32 градуслы салкыннар көтелә

Татарстанда салкыннар көтелүе хакында хәбәр итә синоптиклар.

Яңа елның беренче эш атнасының алдагы ике көнендә салкыннар көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, бүген, 11 гыйнварда, көндез 12-17, төнлә 22 градуска кадәр салкын булачак.

Иртәгә, 12 гыйнварда, көндез 17-22, төнлә урыны белән 32 градуска кадәр салкыннар булыр дип фаразлана.

Юлларда бозлавык һәм карт көртләре булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.


Фикер өстәү