Рекордлар китабына кертелгән табиб: «Хаталанган чакларда күңелгә бик авыр»

Чәч бөртегеннән дә нечкәрәк җеп белән, микроскоп ярдәмендә якынайтып ясалган уникаль операция! Республика балалар клиник хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге табибы, медицина фәннәре кандидаты Дмитрий Осипов шушы батырлыгы өчен Россиянең рекордлар китабына кертелде. Әлеге катлаулы операция ярдәмендә бер айлык сабыйның кулын саклап калган ул. Дөньяда мондый уникаль операция нибары 14 тапкыр гына ясалган. Алтын куллы белгечнең уңыш сере нидә? Балалар табибына нәрсә комачаулый? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табу өчен, «ВТ» хәбәрчесе рекордсмен табиб бүлмәсенә юл алды.

Дмитрий Владиславович, сөйләшүебезне сабый баланың кулын саклап калуга ирешкән мизгелне искә төшерүдән башлыйк әле

– Бу – безнең эш тәҗрибәсендәге икенче уникаль очрак. Икесе дә Россиянең рекордлар китабына кертелде. Беренчесен 2017 елда ясарга туры килде. Ул вакытта 2 ай да 8 көнлек кыз баланың кулын саклап калдык. Аның сул кулының терсәктән бөгелә торган өлешендә шеш пәйда булган иде. Тикшерә торгач,  аневризма (тукымаларның тартылуы һәм юкаруы аркасында, кан тамырларының тышка бүлтәеп чыгуы) барлыгы ачыкланды. Аневризма – бик хәтәр авыру, ул күзәтелгәндә һәр секунд исәптә. Ник дигәндә, андый вакытта кулдагы кан йөреше начарлана, тромб барлыкка килеп, ул теләсә кайсы вакытта өзелергә мөмкин. Ахыр чиктә, баланың кулы бөтенләй эшләүдән туктап, аны кисәргә үк туры киләчәк.

Быел тагын бер катлаулы операция ясарга туры килде. Сентябрьдә безгә 1 ай да 9 көнлек нарасыйны алып килделәр. Августта гына туган, әмма анализлары начар булу сәбәпле, аны шактый вакыт стационарда дәвалаганнар. Өйгә кайткач, әнисе баланың кулыннан анализ өчен кан алган җирдә шеш барлыгын күреп ала. Шешнең торган саен зурайганын күреп, участок педиатры баланы безгә җибәргән. Кызчыкның уң иңбашы артериясендә аневризма икәнлеге ачыкланды. Һәр ике очракта да операцияне чәч бөртегеннән дә нечкәрәк җеп белән микроскоп астында зурайтып ясадык. Бу очракта башкача мөмкин түгел. Олы кешенең иңбашындагы кан тамыры киңлеге – биш миллиметр чамасы, ә сабыйныкы – бер миллиметр, операция ясаганда ул тагын да тарая. Шушы уникаль очракларның икесе дә Россиянең рекордлар китабына кертелде.

Иң гаҗәпләндергәне шул: дөньяда кул-аякларның кан тамырларында аневризма белән тууның нибары 45ләп очрагы теркәлгән. Ә нәкъ менә иңбаш артериясендәге аневризманың нибары 14 очрагы билгеле. Дөньяда мондый диагноз аркасында катлаулы операция кичергән иң кечкенә балага алты ай булган. Аны Америка табиблары коткарган. Ә без операция ясаган балалар нибары ике һәм бер айлык кына иде. Шуңа күрә дөньяда табиб ярдәмендә куллары саклап калынган иң нәни пациентлар бездә булып чыга.

Моңарчы андый катлаулы операцияләрне Мәскәү, СанктПетербургта гына ясыйлар иде кебек

– Элегрәк дөрестән дә шулай иде. Бәхеткә, хәзер мондый катлаулы операцияләрне курыкмыйча үзебездә дә ясап була. ДРКБда моның өчен иң алдынгы, заманча технологияләр бар. Табибтан да күп нәрсә тора. Мондый операцияне теләсә кайсы хирург ясый алмый. Шәхсән үземә бу эштә яшь чакта ук алган белемнәрем ярдәм итте. Балалар хирургы белгечлегенә укып чыксам да, ординатурада чакта зурлар хирургиясе бүлегендә эшләдем. Бәхетемә, шунда атаклы кан тамырлары хирургы Сергей Обыденнов белән таныштым. Аның киңәшен истә тотып, Мәскәүгә барып, Россия медицина академиясенең бик кечкенә кан тамырлары хирургиясе юнәлешендә укып кайттым. Анда микроскоп астында кан тамырларын тегәргә өйрәндек. Ул чакта бу алым белән операция ясауның кайчандыр кирәге чыгар дип кем уйлаган.

Беренче операция ясаган көнегезне хәтерлисезме?

– Әлбәттә, хәтерлим. Һәр яшь хирург кебек үк мин дә беренче операцияне сукыр эчәгенә ясадым. Өлкән яшьтәге кеше иде ул. Беренче операция ясаганда ничек дулкынланганым, кулларның калтыравы әле дә истә. Хәер, бәлки беренче чирканчык хирургия бүлегендә медбрат булып эшләгәндә үк алынгандыр. Эш арасында табибларның операция ясаганын карарга бара идем, кирәк чакта булышып та тордым. Беренче операциямне, бәлки, шул чорда ук ясаган булганмындыр әле.

Яшь табиб буларак эшли башлаганда җаваплылык зур, эш күп, хезмәт хакы аз кебек тоела. Еллар узган саен үз эшеңнән рухи канәгатьлек алуның күпкә мөһимрәк икәнлеген аңлыйсың. Әнием гомер буе балалар табибы булып эшләде. Иртәдән кичкә кадәр аягөсте эшләп, кичен кәгазьләр тутырып утыра иде. Ул минем дә табиб булуымны теләде. Тормыш иптәшем Илсөя дә – табиб. Ул ДРКБның онкогемотология бүлеген җитәкли. Шушында эшләгәндә таныштык.

Эшләү дәверендә иң истә калган очрак та бардыр?

– Кан тамырындагы шеш (гемангиома)  балалар арасында элек-электән иң киң таралган чирләрнең берсе санала. Хәзер аны төрле дарулар, лазер ярдәмендә дәвалап була. Ә мин эшли башлаган гына елларда мондый мөмкинлекләр юк иде. Гөнаһ шомлыгына, миңа ярдәм сорап килгән иң беренче баланың башында нәкъ менә шундый зур шеш пәйда булган иде. Карап торышка нәкъ әкияттәге Чипполино инде менә. Шешне алып, чәч астындагы тирене тарттырып ул чакта да катлаулы операция ясарга туры килде. Бәхеткә, бар да уңышлы чыкты. Әмма гомергә истә калырлык булды ул.

Тормыш алдангөлдән генә тормаган кебек, табибларның да хаталанган, уңышсызлыкка тарыган чаклары буладыр. Андый чакларда ничек тынычланасыз?

– Андый чаклар да була, билгеле. Теләсә кайсы авырудан соң күпмедер дәрәҗәдә өзлегү була. Әйтик, шул ук сукыр эчәгенә, бүсергә ясалган операцияләрдән соң да еш күзәтелә ул. Монда табиб кына гаепле дигән сүз түгел. Күп нәрсә кешенең организм үзенчәлекләреннән дә тора. Эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Хаталанган чакларда күңелгә бик авыр була, билгеле. Кулдан эш төшә. Әмма борчылуымны сиздермәскә тырышам. Күп әйбер эчтә кала. Андый чакта игътибарны башка нәрсәгә юнәлтергә тырышам. Балыкка, ауга йөрергә яратам. Бу шөгыльләрем эмоциональ «яну»дан да саклый.

Әтиәниләр баланы дәвалауга комачаулаган очраклар да буламы?

– Баланы дәвалаганда ата-анадан бигрәк, интернет комачаулый хәзер. Үзләре исәптә торган сырхауханәдән безгә килергә юллама алуга, кайбер ата-ана, интернетка кереп, авыру турында тулы мәгълүмат тупларга тотына. Шунда язылганнарга ышанып, баланы үз белдеклеге белән дәвалаучылар да очрый. Кайберләре, артыгын укып ташлап, монда килгәч, безне өйрәтергә тотына. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, ата-аналарга мөрәҗәгать итәсем килә: интернетта язылганнарга ышанырга, баланы анда өйрәткәннәр буенча дәваларга ярамый! Бу махсус белеме, тәҗрибәсе булган табиб белән киңәшләшеп кенә эшләнергә тиеш. Бәхеткә, андый ата-аналар күп түгел. Күбесе безнең фикер белән исәпләшә, кушканнарны төгәл үти.

Соңгы егерме ел эчендә балалар, аларның атааналары үзгәрдеме?

– Юк, әллә ни үзгәреш сизелми. Хәзер балалар иркәрәк, ата-аналар артык хәвефле, кайгыртучан дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Әмма шәхсән үземнең эш барышында андый хәлне күзәткәнем юк. Һәр икесе арасында да төрлесе бар һәм алар элек тә очрый иде, хәзер дә бар.

Соңгы арада балалар арасында кайсы авырулар аеруча еш очрый?

– Соңгы арада лимфангиома, гемангиома (кан тамырларындагы шеш төрләре.  – Ред.) кебек тумыштан килгән кан тамыры авырулары аеруча еш очрый. Бәхеткә, алда телгә алган аневризма очраклары бик сирәк күзәтелә. Әмма без аларына да әзер торырга тиеш. Без күбрәк балаларда тумыштан килгән кан тамыры авыруларына каршы көрәшәбез. Мондый авыруларны булдырмас өчен, ата-аналар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Дәвалау нәтиҗә бирсен өчен, ата-ананың табибка комачауламыйча, аңа ышануы да кирәк. Бу – уңышның – яртысы.

Әңгәмәдәш Динә Гыйлаҗиева

 

– Узган ел Республика клиник балалар хастаханәсендә 43 меңнән артык бала дәваланган. Шуларның 3 меңгә якын яңа ачылган Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә шифа алган. Балаларның сәламәтлеген кайгырту белән беррәттән, табибларның тормышында гадәттән тыш хәлләр дә еш булып тора.

– 2022 елның декабрендә Республика балалар клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә беренче тапкыр сөяк мие күзәнәкләрен күчереп утырту буенча тәүге катлаулы операция ясалды. Моңа кадәр андый операция Мәскәү һәм Санкт-Петербург клиникаларында гына ясала иде. Операция октябрь аенда яман шеш диагнозы белән хастаханәгә эләккән малайга ясалган. Операция уңышлы чыккан.

– Узган елның сентябрендә Республика балалар клиник хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе табиблары 17 яшьлек үсмернең өзелгән кул чугын кабат тоташтырып кую буенча катлаулы операция ясады. Үсмер, утын ярган чакта, балта белән кулын чабып өзгән. Табиблар егеткә өч катлаулы операция ясаган. Үсмер егет хәтта кул бармакларын кыса ала башлаган.


Фикер өстәү