Татарстан өлеше. Казаннан Газзә секторына гуманитар ярдәм җибәрелде

Изге җомгада изге эш башкарылды. Гуманитар йөк төялгән Ил-76 очкычы Татарстаннан Газзә секторына юл алды. Бортта татарстанлылар көче белән җыелган 25 тонна гуманитар ярдәм – азык-төлек, кием-салым, балалар ризыгы, гигиена, көнкүреш кирәк-яраклары.

Гуманитар ярдәмне Казаннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясе белән Мисыр территориясенә илтәчәкләр. Шуннан соң аны Газзә секторына җибәрәчәкләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: мөселман кардәшләребезгә ярдәм итү акциясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча башкарылды.

– Татарстанлыларга ярдәмчел булулары өчен рәхмәт! Ярдәм җыюның беренче көненнән үк кешеләр гаиләләре белән беренче кирәк-ярак, азык-төлек алып килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрына махсус борт бирүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт! – дип хәбәр урнаштыры ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә. – Кыен хәлдә калган балалар өчен барысы да чын күңелдән борчыла.

Казаннан Газзә секторына гуманитар йөкне озатуда республика җитәкчелеге вәкилләре, дин әһелләре дә катнашты. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, очкычка азык-төлек һәм авырда хәлдә калган кешеләр мохтаҗ булган кирәк-ярак төялгән. Аның сүзләренә караганда, алга таба киемнәр, чатырлар һәм башка әйберләр кирәк булырга мөмкин.
– Әлеге фаҗигалардан соң, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Рөстәм Миңнеханновка мөрәҗәгать итте. Аллаһка шөкер, Рөстәм Нургали улы ярдәм оештыру тәкъдимен хуплады. Һәр игелек өчен Аллаһы Тәгалә савап бирер. Фәләстыйндагы кешеләргә ярдәм итүгә үз өлешен керткән һәр кемгә рәхмәтлебез, – диде Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Билгеле булганча, Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды ноябрь башында Фәләстыйндагыларга ярдәм йөзеннән акча җыю акциясен башлаган иде.
– Беренче сәгатьләрдән үк, битараф булмаганнар акча җибәрә, кирәк-яраклар ташый, шалтырата башлады. Бер тәүлек узуга 14 млн сум акча, 400 кг гуманитар йөк җыелды. Фондка 35,7 млн сум акча күчте. Акча җыю эшендә 10нан артык хәйрияче катнашты, – диде Диния нәзарәтенең «Закят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов.

САН
Җыелган акчалардан «Зәкят» фонды 5 180 531,64 сумлык 20 тонна азык-төлек сатып алган

Акча күчерү илнең 20дән артык төбәгеннән башкарылган


Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү