Татарстан Рәисе Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Максим Шаскольский белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Максим Шаскольский белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Яклар ведомствоара хезмәттәшлек, намуслы конкуренцияне тәэмин итү, гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау, бәяләр барлыкка кидүнең ачыклыгы, шулай ук башка эш темалары буенча фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Республикасы вице-премьеры — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев катнашты.


Фикер өстәү