12-14 ноябрьдә Казанда узачак Бөтенроссия туган тел укытучылары форумында “өстәл китабы” тәкъдим итәчәкләр

Форумда татар тел һәм әдәбияты укытучыларына “өстәл китабы” тәкъдим итәргә җыеналар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтенроссия туган тел укытучылары форумына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

– “Өстәл китабын”да татар теле, аны укытуга бәйле үзебездә булган барлык кызыклы, кирәкле мәгълүматларны тупладык. Мәдәният, тарихка караган рәсми сылтамаларны да, татар иҗтимагый оешмаларының телефон номерларын керттек. Грантлар исемлеген бирдек. Аларны язу өчен барлык таләпләр аңлаттык. –дип сөйләде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков әле китап турында.
Соңыннан шунысына да ачыклык керттеләр. Рәсми дәреслек түгел, методик кулланма бу. Аны туган тел укытучыларына өстәмә ярдәм буларак әзерләгәннәр.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү