Тәртипсез микрофон. Сәхнәдә оят белән пиар арасында чик бармы?

Уйлап карасаң, ул кадәр күп вакыт та үтмәгән. Әле кайчан гына артистка, укытучы кебек үк, ышану бар иде. Алар халыктан өстәрәк тоела, ихтирам да, игътибар да зур иде. Күз ачып йомган арада күтәртмәдәге (хәзер сәхнә дип әйтәсе дә килми инде) хәлләр үзгәрде дә куйды. Иҗат арткы планга күчте, мөнәсәбәтләр алга чыкты. Ике артистның җыр бүлешүе гадәти хәл кебек кабул ителә башлагач, яңа «фишка» таптылар. Халыкка күрсәтеп, зур реклама кампанияләренә әйләндереп, аерылыша-кавыша башладылар.

И, тәмләп башкаралар да соң бу эшне! Халыкка да кызык: сериал карагандай социаль челтәрләрне күзәтеп баралар, ул арада ике лагерь барлыкка килә. Шуннан «бывший муж» яклылар «бывшая жена» яклыларга каршы сүз көрәштерә башлый. Мәйданнарга ук чыгып көрәшмиләр инде, берсеннән-берсе ялкынлырак комментарийлар гына ыргыталар. Аннары тыналар. Кызык булмый башлый. Ну кызык итәргә кирәк бит инде дөньяны. Аның өчен тагын нәрсәдер уйлап табарга кирәк. Ришат Фазлыйәхмәтовка рәхмәт инде, халыкка «хеппи-энд» бүләк итте. Бераз аерылышып торганнан соң, «бывший» хатыны – Тәтишкасы белән кабат кушылды. Вәт, малай, китте бит хәлләр, Ришат яңадан телгә керде. Әмма… Кемнең ничектер, миңа, Ришат, дигәч, бер җыры да күңелгә килми, ә менә Тәтишкасы күз алдына килә.

Баштарак җырчыны җыры аша таныйлар иде. Шәхсән миңа, Салават концерт куя, диcәләр, «Абый, абый, Салават абый…» дип сузып җибәрәсе килә, «Салкын чәе», «Уфтанма»сы, «Сандугач керде күңелгә»се искә төшә. Зөлфәт Хәким, дисәң – «Нәрсә булды сиңа бүген?», Хәмдүнә, дисәң – «Җомга», Зәйнәп дисәң, Зөфәре белән җырлаган «Ак майларда ак вәгъдәләр»е искә төшә. Тавышларын да, кыяфәтләрен дә, җырларын да, үзләрен дә бутый торган түгел. Хәзер бар да бер-берсенә охшап бара. Ясалма ирен, ясалма күкрәк, ясалма көчәйтелгән тавыш, ясалма мөнәсәбәтләр…

Ярый әле, бу дөрес хәл түгел, дип әйтүчеләр бар. Күп түгел инде алар, алай да бар. Юкса, тормыш та ясалма тоела башламагае, дим. Эстрада профессоры Салават Фәтхетдинов, әнә, андый «пиар»ны үзенә дә тәкъдим иттеләр ди:

– Дөрес юл түгел бу. «Кара пиар» безнең милләткә килешле нәрсә түгел, башкалар артыннан куып, үз асылыбызны югалтырга ярамый. Кызганыч хәлләр. Телебез – татар, динебез ислам булгач, ә бездә халыкның дингә йөз белән борылган чагы, гаилә эчендәге хәлләрне халыкка чыгарып селкергә кирәкми. Димәк, ул кешенең үз фикере юк. Бу – беренчедән, күзгә карап алдашу, икенчедән, ирлегеңне түбән төшерү. Әле бит: «Нишлим, дуслар?» – дип, аптырап язып утыралар. Синең аерылганыңда яки кушылганыңда минем ни эшем бар? Минем үз гаиләм бар, үз мәшәкатьләрем җитәрлек. Шуны оялмыйча, ир-ат башы белән, мескенләнеп халыкка чыгарып селки. Миңа да тәкъдим иттеләр: популярлыкка ярдәм итә, кирәк, диделәр. Андый популярлык төн чыкканчы бетә ул. Ә мондый арзанлы адымга баручылар – динен, денен югалтучылар.

Алай гына да түгел. Оят гамәл икән әле ул. Рамил хәзрәт Юныс шул фикердә:

– Көнбатыш илләрендәге агымга ияреп, үзләренең тормышларындагы негатив хәлләрдән файдаланырга тырышу, реклама ясау дингә дә, әдәп-әхлакка да туры килми. Беренчедән, аерылу ул – шуның кадәр оят гамәл. Син үз дәүләтеңне, ә гаилә ул – дәүләт, тота алмагансың, җимерелергә ирек куйгансың дигән сүз бит инде. Әйе, монда гаеп атта да, тәртәдә дә була. Икенчедән, пәйгамбәребез, Аллаһы Тәгалә иң яратмаган эш ул – аерылу, ди. Аллаһның яратмаган эшен бөтен дөньяга чәчеп йөрү ул бернинди кануннарга да сыешмый.

Тормышка интернет килеп кергәч, бөтенебез артист, сценарист, пиарщик, рекламщик булып беттек бугай. Алда безне нәрсә көтә, алай булгач? Татар Малай тәхәллүсле беренче татар блогеры Ренат Галиәхмәтов бу күренешләрне вакытлыча дип атый:

– Үзең уйлап тапканга караганда күчерү һәрвакыт җиңелрәк. Бу күренешләрне мин Көнбатыш шоу-бизнесыннан, рус шоу-бизнесыннан күчерү дип атар идем. Бу – була торган хәл, аны тыеп та, аннан тыелып калып та булмыйдыр. Әмма чикләр булырга тиеш. Кайберәүләр мөнәсәбәтләрен халыкка күрсәтеп, кичерешләре белән уртаклашып, күңелен бушата. Миңа авыр, дип, язылучыларыннан теләктәшлек көтәләрдер бәлки. Ә менә өйләнешү, аерылышулар – алары 100 процентлы пиар инде. Әмма бу икенче сортлы, артистның дәрәҗәсен төшерә торган пиар. Миңа бу очракта халыкның мөнәсәбәте ошый. Ул шунда ук ялганны сизеп ала да, комментарийда, нишләп алдыйсыз, дип яза. Миңа да әйтәләр: югалыбрак калдың, батллар оештыр, диләр. Мин үз сәхифәләремне ничек алып барам – шулай алып барам инде. Кемгәдер «Пусть говорят» кирәк икән, аны үз битләрендә ясасын. Безгә андый статистика, андый пиар кирәк түгел. Безнең гаиләдә дә төрле хәлләр була. Ләкин ул ике кеше арасында гына калырга, без үз проблемаларыбызны үзебез хәл итәргә тиеш.

Икенче сортлы, дигәннән. Язучы Марат Кәбиров та социаль челтәрләрдәге кавышу уеннарын чикләнгәнлек нәтиҗәсе дип атый:

– Маркетинг, пиар өлкәсендә хет аз гына белеме булган кеше мондый нәрсәләрдән ераграк йөри. Чөнки бу өлкәдә бөтен нәрсә дә тиз үзгәрә. Бер уңышлы алым табыла икән, аны шундук диярлек бүтәннәр кабатлый башлый һәм бу алым файдалы булуыннан туктый, киресенчә, зыянга эшли башлый. Һәр уңышлы яңалыкның төп файдасын аны уйлап чыгаручылар һәм башлап кулланучылар гына татып кала. Бөтен кеше дә хатын яки ир алыштыруын, кем белән ятуын, кем белән торуын, кайчан һәм каян бәби алып кайтуын сөйли башласа, бу беркемгә дә кызык түгел. Хатын-кыз артистларның шулайрак кылануын күрсәң, ирексездән уйлап куясың бит инде, русча уйлыйсың: «Сначала определись кто ты такая: певица, или девица…» «Девица» дию юньсез сүз әйтмәс өчен генә инде. Хатын-кызны чәйнәп утырган ир дә хөрмәт уятмый. Кеше алдында түгел, хәтта үзара сөйләшкәндә дә гарип булып күренә торган нәрсә бит инде. Татарның менталитетына да туры килә торган әйбер түгел. Бездә азгынлык юк, дип әйтә алмыйм. Әмма бездә аны прилавкага куймыйлар.

Мораль укырга җыенмыйм, ләкин иҗат кешеләренең үрнәк булуын күрәсе килә инде ул. Тату гаилә, мәсәлән, намуслы кеше… Үрнәк үк булмаса да, хет гыйбрәт итеп мисалга китермәслек булсын иде. Мин иҗатчы тормышта бер төрле, сәхнәдә икенче төрле булсын дигән караштан ерак. Ләкин бит сәхнә – аерым, кием алыштыру бүлмәсе – аерым, бәдрәф – аерым. Шулай итеп эшләгәннәр бит. Әгәр бөтен нәрсәне дә күрсәтергә кирәк булса, аның барысын да сәхнә уртасына ясап куярлар иде.

Мин инде тагын кабатланамдыр. Җаваплылык булырга тиеш. Иҗат кешесендә – икеләтә. Үз гамәле өчен җавап бирми, яки җавап бирә алмый торган кеше ул кызганыч та, куркыныч та.

Ә шулай да көчле энергетикалы, үз фикерле, кабатланмас җырчылар сагындыра. Аларның күбесе бу дөньяда юк инде. Әмма бу дөньяда да көчле җырчылар бар әле. Ясалма шау-шулар кубармагач, алар әле читтәрәк кала бирә. Чөнки без ясалма дөнья белән мавыгабыз. Димәк, җаваплылык бездә – халыкта да зур. Әйдә, ясалмалык белән мавыкмыйк инде, үз башыбызны эшләтик. Алайса анысын да ясалмага алмаштырырга күп сорамаслар.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү