Туган тел укытучылары берләшмәсенә 1500 кеше теркәлгән

Быел август аенда Бөтенроссия (туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучыларының ассоциациясе оештырылган иде. Хәзерге вакытта берләшмәгә барлыгы 1500 кеше теркәлгән. Шуларның 65 проценты – Татарстан укытучылары. Сайтын да ачмакчылар. Оешма эшчәнлеге турында ассоциациясе рәисе Рузилә Фәттахова Бөтенроссия туган тел укытучылары форумына багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

– Татар теле укытучылар берләшмәсе төзелү – зур вакыйга. Бу – бер адым алга китү дигән сүз. Бүген генә туган ихтыяҗ түгел, әлбәттә. Бер дистә ел дәвамында укытучылардан, безне яклый торган оешма кирәк, дигән фикерне ишетергә туры килде. Коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма шул теләкләрне искә алып төзелде. Бүген укытучыларны теркәү эше бара, – диде Татарстан Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Рузилә Фәттахова.
Аннан еш кына: “Нинди файдасы бар?” – дип сорыйлар икән. “Ялгыз агачны җил сындыра”, – диләр. Татарстанда – 3 мең, Россия төбәкләрендә 1мең 300дән артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы бар. Шуларның барысын, хәтта чит илләрдәге укытучыларны, татар теле һәм тарихы белән шөгыльләнгән белгечләрне тупламакчылар. Теркәлүчеләр арасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары гына түгел, вуз мөгаллимнәре, милли эшләр өчен җаваплы белгечләр, студентлар да бар.

Рузилә Фәттахова әйтүенчә, берләшмә татар теленең торышын анализлау, укытучыларга һөнәри осталыкларын күтәрергә булышу, аларны уку программалары, дәреслекләр әзерләү эшендә катнаштыруны, мөгаллимнәрне хокукый яктан яклау һәм башка мәсьәләләрне дә күздә тота.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү