Туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» бөтенроссия мастер-классы конкурсы узачак

22 –24 мартта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының бөтенроссия “Туган тел” конкурсының йомгаклау этабы узачак. Җиңүчеләрне исә 24 мартта беләчәкбез.

Әлеге бәйге 2012 елдан бирле үткәрелә. Конкурс «2014-2021 елларга Татарстанда дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысасында оештырыла. Ул Россия һәм Татарстан халыкларының телләрен һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калу һәм үстерүгә ярдәм итү, туган тел укытучыларының дәрәҗәсен күтәрү, педагогик тәҗрибәне, һөнәри осталыкны таратуны күздә тота.

Конкурсның читтән торып этабында республика районнарыннан 78 мөгаллим һәм ил төбәкләреннән 17 туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы катнашкан. Йомгаклау этабына 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән 17 татар теле укытучысы, 10 рус теле, 6 чуаш, 4 мари, 2 мордва теле укытучылыры һәм Россия субъектларыннан 10 туган (татар) теле һәм әдәбияты узган.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү