Газетага язылу

Казансуда «Казан» гаилә үзәге тирәсендә бер ирнең мәетен тапканнар

30 яшьлек батып үлгән ир-атның гәүдәсен Казансуда Чистай урамындагы 20 Б номерлы йорттан ерак түгел – «Казан» гаилә үзәге тирәсендә тапканнар.

Бу хакта "Татар-информ" га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр иткәннәр.

Ашыгыч хезмәтләргә хәбәр шаһитлардан бүген иртә таңнан килгән. «ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару хезмәтенең 2 нче ЗПСО коткаручылары ярдан 40 метр ераклыкта 30 яшьлек ир-атның гәүдәсен тапканнар", - дип сөйләгәннәр ведомствода.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре