Дәүләт Думасы ана капиталының бер өлешен гаиләләргә акчалата бирү мөмкинлеген карый

Россиядә, гаиләнең кеременә бәйсез рәвештә, ана капиталының 5 процентка кадәрен акчалата бирергә ниятлиләр. Язгы сессиядә парламентның түбәнге палатасына тиешле закон проектын кертү күздә тотыла. Бу хакта “Известия” хәбәрчесенә проектны эшләүчеләрнең берсе, Думаның гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая сөйләп үткән.

Проектка аңлатма язуыннан күренгәнчә, акча гаилә өчен кирәкле товарлар һәм хезмәтләр сатып алу чыгымнарын компенсацияләүгә җибәреләчәк. Аларның исемлеген Хөкүмәт расларга тиеш, диелгән документта.

Шул ук вакытта, закон проектында билгеләп үтелгәнчә, моңа кадәр капиталның бер өлешен төп юнәлешләрнең берсе буенча файдаланган гаиләләргә генә компенсация түләнәчәк.
Ана капиталыннан файдалануга махсус сертификат бирелә. Акчаны торак сатып алу һәм ипотека түләү, балаларны укыту, инвалид балаларны социаль адаптацияләү һәм ана кешенең тупланма пенсиясен булдыру максатында тотарга мөмкин.

Моннан тыш аз керемле гаиләләргә ана капиталыннан һәр ай саен төбәктә бала өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләмендә акча алу рөхсәт ителә. Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, кешеләрнең күпчелеге капиталдан торак шартларын яхшырту максатында файдалана.


Фикер өстәү