Торак сатып алучыларга салым “вычеты” күләмен арттырырга тәкъдим иткәннәр

Фатир сатып алучылар яки йорт төзүчеләргә максималь салым “вычеты” ике тапкыр арттырылырга – 520 мең сумга, ипотека буенча процентларны каплау күләме – 780 мең сумга җиткерелергә мөмкин. Дәүләт Думасының бер төркем депутатлары бу җәһәттән тиешле закон проекты эшли, дип хәбәр итә “Известия”.

Бу тәкъдим “вычет” лимитлары расланганнан бирле торак бәясенең күпкә артуына бәйле.
“Торак сатып алучыларга һәм ипотека процентлары түләүчеләргә мөлкәти салым “вычеты” ясау өчен 2 һәм 3 миллион сумлык лимитлар билгеләнгәннән бирле торак бәясе күпкә кыйммәтләнде. Хәзерге вакытта бөтен уңайлыклары булган 3 миллион сумлык торакны төбәкләрдә дә табуы кыен инде. Мәскәү һәм Санкт-Петербург турында әйтеп тә торасы юк”. – дип аңлатып үткән “Известия” хәбәрчесенә Думаның гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты рәисе беренче урынбасары Татьяна Буцкая.
Дәүләт Думасының “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары бу лимитларны кимендә ике тапкыр арттыруны күздә тоткан закон проектын эшли. Торак төзүчеләргә яки фатир сатып алучыларга максималь лимитны – 4 миллион сум, ипотеканы каплау өчен – 6 миллион сум күләмендә билгеләү карала. Шулай икән, 520 мең сум һәм 780 мең сум акчаны кире кайтарырга мөмкин булачак, дигән Буцкая.
Моннан тыш закон проектында торак арендасы чыгымнарына да салым “вычеты” ясау тәкъдим ителә. Депутат әйтүенчә, найм килешүе буенча яшәүчеләргә һәр ел саен чама белән 1,5 айлык аренда түләвен каплау мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү