Спорт белән шөгыльләнүчеләргә салымнарының бер өлешен кире кайтарырга мөмкиннәр

Россия Хөкүмәтенең Закон проектлары буенча эшчәнлек комиссиясе физкультура-спорт белән шөгыльләнүчеләр, ягъни актив тормыш рәвеше алып баручылар өчен тәкъдим ителгән салым “вычеты” турында төзәтмәләрне караган. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза “РИА Новости”. Финанс министрлыгы дәүләт башлыгы кушуы буенча Салым кодексына тиешле үзгәрешләр әзерләгән.

Әлеге чараның социаль салым чигерүләрен тулыландыруы көтелә. Мәгълүм булганча, социаль салым “вычет”лары дарулар сатып алучыларга, медицина хезмәтләреннән файдаланучылар, белем алу өчен түләүчеләр, дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итүгә акча салучылар яки хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләргә бирелә. Салым чигерүе бер ел дәвамында түләнеп килгән НДФЛның бер өлешен кире кайтарып алу мөмкинлеге бирә.
Төзәтмәләр нигезендә, фитнес “вычеты” чынбарлыкта тотылган чыгымнар күләменнән чыгып исәпләнеләчәк, әмма аның күләме бер елга, НДФЛ буенча башка салым чигерүләре белән бергә, 120 мең сумнан артмаячак.
Белгечләр әйтүенчә, физкультура-спорт белән шөгыльләнү өчен түләнгән акчаның елына күп дигәндә 15,6 мең сумын кире кайтарып булачак. Хәзерге вакытта Спорт министрлыгы хезмәтләреннән файдаланучылар “вычет”ка исәп тота алган оешмалар исемлеген әзерли икән.
Закон проекты, эшләп җиткерелгәннән соң, парламентның түбәнге палатасына кертеләчәк.


Фикер өстәү