Фитнес-клуб өчен түләнгән акчаны кире кайтарып булачак

РФ спорт министры Олег Матыцин белдергәнчә, ел ахырына кадәр законнарга спорт белән шөгыльләнгәндә түләнгән акчадан салым чигерүен кайтару кертеләчәк. Шул турыда ул  «Россия киләчәге. Илкүләм проектлар» порталына белдерде Бу хакта «Российская газета» яза.

Министр сүзләренә караганда, салым чигерүе фитнес-клубка абонемент өчен түләнгән акчаның бер өлешен кире кайтарырга мөмкинлек бирәчәк һәм бу илдә массакүләм спорт үсешенә ярдәм итә ала.

«Без «Физик культура һәм спорт турында»гы федераль законга төзәтмәләр проектын эшләдек. Анда физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләрен билгеләүне беркетү планлаштырыла. Ел ахырына кадәр хезмәттәшләребез [Финанс министрлыгы] белән уртак эшебез уңышлы тәмамланыр һәм спорт белән шөгыльләнүгә салым чигерүе законда барлыкка килер һәм бу кешеләр өчен спортзалга баруга тагын бер стимул булыр дип өметләнәбез», — дип китерә Матыцин сүзләрен ТАСС.

Россия Президенты Владимир Путин министрлык алдына шундый бурыч куйды, дип хәбәр ителә. Законнардагы үзгәрешләр белән Спорт министрлыгы һәм Финанс министрлыгы шөгыльләнә.

Беренче адым «Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында»гы законга үзгәрешләр кертү булачак.

Шулай ук РФ Спорт министрлыгы «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын исәпкә алып, 2030 елга кадәр спортны үстерү стратегиясен әзерләде, аны агымдагы ел ахырына кадәр раслау планлаштырыла.


Фикер өстәү