«Әлегә фитнес-клубларны ачу белән иртәләгәннәр»

18 майдан фитнес-зал ишекләре, бассейннар ачылачак. Тик билгеле бер шартлар белән. Бу хакта карарны Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Шулай итеп, республика коронавирус таралу сәбәпле кертелгән чикләүләрне “йомшарту”ның чираттагы этабына күчте.

Спорт сөючеләргә шартлар бар. Мәсәлән, шәхси тренер белән бер генә кеше шөгыльләнә ала. Бары шул очракта гына спорт үзәкләре, йөзү бассейннары һәм фитнес-заллар эшчәнлеге яңадан торгызылырга мөмкин.
Ачык һавада профессионал спортчылар белән күнекмәләр уздыру да тыелмый. Гади кешеләр дә ачык һавада спорт белән шөгыльләнә ала. Бу вакытта исә бер урында икедән артык кеше җыелмаска һәм 5 метрдан кимрәк ара калмаска тиеш.
Бу хәбәрне фитнес залга даими йөрүчеләр сөенеп кабул иткән.
− Баруди урамындагы бер фитнес-клубка, бокска йөри идем. Шәхси тренер белән шөгыльләнәм. Атнага өч тапкыр йөри идем. Бу яңалыкны ишеткәч, барасы иде, дип уйлап куйдым. Артык авырлык та җыелды. Шәхси тренер белән 1500 сумга шөгыльләнәм. Төркемләп шөгыльләнүләр 3 меңгә төшә, − ди Казаннан Ләйсән Хәйретдинова.
Кариев театры артисты Булат Гатауллин әйтүенчә, әлегә фитнес-клубларны ачу белән иртәләгәннәр. “Шөгыльләнгән кеше спорт залыннан башка да шөгыльләнә ул. Күп кеше бер урында җыелачак. Андый җирләрдә йөрмәү хәерлерәктер. Үзем өй шартларында да шөгыльләнергә тырышам”, − ди ул.
Алия Сафина әйтүенчә, ярты елга алган фитнес абонименты бушка булган. “Ике бардым да, аркамны авырттырдым. Менә абонимент тик ята инде. Ачык һавада йөрүең хәерлерәк”, − ди ул.

Журналист Зилә Мөбарәкшина да спорт белән даими шөгыльләнүчеләрнең берсе. Бу яңалыкка ул менә нинди фикердә:
— Карантин башланганчы ярты ел чамасы фитнес-клубка шөгыльләнергә йөрдем. Атнасына өч тапкыр бара идем, сәламәтлеккә игътибарны жәлләмәдем. Фитнес-клубны фильмларда гына күреп гадәтләнгән, үзем барып йөри башлагач, бөтенләй икенче дөнья икәнлеген аңладым. Бер барып эләккәч, әлбәттә, тизрәк нәтиҗәне күрәсе килә. Кемдер мускулларын формада тотарга, бигрәк тә, кызларның күбесе ябыгырга, ә кемдер сәламәтлеген саклап калырга, аны яхшыртырга йөри. Дөрес, нәтиҗәгә ирешү җиңел булмады, чөнки тренажерларда күнегүләр ясау билгеле бер режимны таләп итте. Карантин башлангач, шушы режим исә бөтенләй туктатылды! Урамда гына да йөгереп була яисә сәпидтә әйләнеп килеп була диючеләргә: сәламәт булу өчен мондый күнекмәләрдән тыш, махсус тренажерларда эшләнә торган күнекмәләр дә бар. Аларны нәкъ шулар ярдәмендә генә эшләп була, чөнки умыртка баганасы белән бәйле. Массаж ясап та котылып була дип әйтүчеләр булыр, әмма кеше сәламәтләнер өчен мускулларын үзе эшләтергә тиеш.
Шуңа күрә дә фитнес-клубларның ябылуы сәламәтлеген ныгытып торучыларга бераз тискәре тәэсир итте дип саныйм. Башкалар кебек үк, мин дә фитнес-залларның  тизрәк эшли башлавын зарыгып көтәм!


Фикер өстәү