Татарстан вузларына яңа уку елына 20788 бюджет урыны бирелгән

Татарстан вузларына яңа уку елына бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча барлыгы 20788 бюджет урыны бирелгән. Мәгариф һәм фән министрлыгы шул хакта хәбәр итә.

Бюджет урыннары барыннан да бигрәк мәгариф һәм педагогика фәннәре (12 процент), информатика һәм исәпләү техникасы (8 процент), электр һәм җылылык техникасы (7 процент), химия технологияләре (7 процент), машина төзелеше (4,5 процент) юнәлешләре буенча бирелгән.

Электроника юнәлешендә 977 бюджет урыны (2020 елдагыга караганда 12 процентка күбрәк) күздә тотылган. Бакалавриат программасы буенча – 609 урын, магистратура – 322, специалитет программасы буенча – 46. Бу өлкә электроника, радиотехника һәм элемтә системалары, материаллар технологияләре, нанотехнологияләр һәм наноматериаллар кебек юнәлешләрне үз эченә алган.

Гомумән, соңгы 3 елда республика вузларында бюджет урыннары саны 20 процентка арткан. Күрсәткечнең үсүе Россия Президенты Владимир Путин куйган бурычны үтәүгә бәйле.


Фикер өстәү