Татарстанда бордюрга бәрелгән машинасын карарга чыккан ирнең үзен бәрдереп киткәннәр

Бүген иртән М7 трассасының Яшел Үзән чишелешендә юл транспорт һәлакәте булган.

Шәһәр автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, автомобиль йөртүче бордюрга килеп бәрелгән һәм машинасын карырга чыккан булган. Бу вакытта аны башка машина бәрдереп киткән.

Авыр хәлдә зыян күрүчене 7 нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Урында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре эшли.


Фикер өстәү