Казанның 175нче гимназиясе янында вакытлыча мемориал пәйда булды

Казанның 175нче гимназиясе янында вакытлыча мемориал пәйда булды. Мәктәптәге фаҗигагә бүген нәкъ бер ел тулды.
Гимназия укучылары һәлак булган укучылар һәм укытучылар исемнәре күрсәтелгән табличка урнаштырып, мемориалга чәчәкләр салды.

175 нче гимназиядәге атышта зыян күргән Мулланур Мостафин: «11 май  якынлашкан саен күңелдә ниндидер сискәнү бар»

Коточкыч фаҗига 2021 елның 11 маенда булды. Казанда яшәүче 19 яшьлек егет мәктәпкә кереп, ут ачты. Тугыз кешенең: сигезенче “А” сыйныфыннан җиде бала һәм ике укытучының гомере өзелде, 24 кеше җәрәхәтләнде.

Шушы көннәрдә Татарстан Югары суды атыш оештырган егетне сак астында тоту вакытын озайтты. Аңа берьюлы дүрт статья: “Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү”, “Ике һәм аннан күбрәк кешегә, шул исәптән кечкенә балаларга үтерү максатыннан һөҗүм итү”, “Шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланма җитештерү һәм саклау”, “Чит милекне юкка чыгару һәм аңа зыян салу” статьялары буенча гаепләү белдерелде.
Җинаять эше 310 томга җиткән. Фаҗигадә барлыгы 600 кеше зыян күргән дип танылган.

 


Фикер өстәү