175 нче гимназиядәге атышта зыян күргән Мулланур Мостафин: «11 май  якынлашкан саен күңелдә ниндидер сискәнү бар»

Башкалабыздагы 175 нче гимназия фаҗигасенең шаһитлары булган, яшәү белән үлем арасында көрәшкән шәхесләрнең дә хәлләрен белештек. Һөҗүм итүчене ишектән кертмәс өчен юлына каршы төшкән, завхоз ярдәмчесе Мулланур абый Мостафин катлаулы операцияләр кичереп, быелгы уку елында кабат үз мәктәбенә кайткан.

Ачы сабак: 175 нче гимназиядә булган фаҗигадан соң мәктәпләрдә ниләр үзгәрде?

– Башыма пластинка куйдылар, үземне яхшы хис итәм. Мәскәүдә 58 көн дәваландым, шуның 30 көне реанимациядә үтте. Табиблар бик яхшы карады. Мәктәпкә кире кайтканда бернинди  курку да булмады. 7 ел гына эшләсәм дә, үземне гомер буе монда хезмәт куйган кебек хис итәм. Аңа кадәр Балык Бистәсенең Ямаш, шулай ук  күрше авыл мәктәбендә укытырга туры килде, колхоз рәисе булып та эшләдем. Бу гыйбрәтле вакыйга безне саграк булырга өйрәтте. Капка төбендә кеше озаграк тукталып торса да, шикләнебрәк карыйсың. 11 май  якынлашкан саен күңелдә ниндидер сискәнү бар, шик дип тә әйтеп булмый аны, – дип сөйли Мулланур Мостафин.

«Балам укырга үз аягында кереп китте. Ул моннан чыкмыйча беркая да китмим»

Мулланур абый әйтүенчә, мәктәпләрне ике метрлы койма корып кына саклап булмый, барлык мәктәпләрдә дә сак хезмәткәрләрен арттырырга кирәк. 175 нче гимназиядә  эвакуацияләү буенча күнегүләр еш уздырылган, шуңа күрә укучылар фаҗига вакытында  югалып калмаган. Директорның тавыш көчәйткечтән, ишекләрегезне ябыгыз, дип  хәбәр бирүен дә мәктәпнең тырышлыгы дип бәяләде  ул. Хәзерге вакытта  гимназияне көн саен ике хезмәткәр саклый, пост буш тормый, ди. Капканы укучы, укытучылар да электрон ачкыч белән үзләре ачып керә.

– Начарлык эшләгән кешегә җәза бирергә кирәк. Җәза бирелмәсә, күңелсез хәлләр кабатланырга мөмкин. Кечкенә генә этлеккә дә битараф калырга ярамый. Тәрбияне арттырмыйча булмый. Начар дигән укучыда да яктылык чаткысы бар, шуны уята белергә кирәк. Безне укыганда шуңа өйрәттеләр. Әгәр бераз гына яхшылык эшли алсак та, куанабыз. Гомер буе шушы кагыйдә буенча яшибез, – ди Мулланур Мостафин.

175 нче мәктәп укучыларының ата-аналары: «30 минутлык җәһәннәм үзен сиздерә»


Фикер өстәү