14 ноябрьдә иртән Татарстан юлларында бозлавык хасил булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шимбә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә бераз кар яварга мөмкин.
Көндез һава температурасы -2…-7 градус, ә төнлә -12 градуска кадәр көтелә.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, якындагы ялларда төньяктан антициклон килү сәбәпле, Татарстан башкаласында сизелерлек суытачак.