Гомерлеккә төрмә җәзасына дучар ителгән Илназ Галәвиев хөкем карарына шикаять тапшырган

2021 елның 11 маенда Казанның 175 нче гимназиясендә 9 кешене атып үтерү сәбәпле гомерлеккә төрмә җәзасына дучар ителгән Илназ Галәвиев хөкем карарын яңадан карау өчен документлар тапшырган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Аның эше 7 август көнне Түбән Новгород шәһәрендә апелляция судында карап тикшерелергә тиеш. Моңа кадәр хөкем карарына карата Галәвиевнең адвокатыннан һәм зыян күргән бер хатын-кыздан апелляция шикаятьләре кергән.

Исегезгә төшерәбез: хөкем карары фаҗигагә 2 ел туларга төгәл бер ай калганда чыгарылды. 13 апрельдә Татарстан Югары Суды Илназ Гәлявиевне махсус режимлы колониядә гомерлек төрмә җәзасына дучар итте.

Ул кешеләрне күпләп үтерүдә, шартлаткыч ясау һәм куллануда, шулай ук гимназия милкенә зыян салуда гаепле дип танылды.

Гомерлек төрмә җәзасыннан тыш, аңа тагын 200 мең сумлык штраф салынган. Зыян күрүчеләрнең мораль зыянны компенсацияләү турында дәгъвалары (500 мең сумнан 3 миллион сумга кадәр – барлыгы 22 миллион сумлык) өлешчә канәгатьләндерелгән.


Фикер өстәү