Путин кушуы буенча Гадәттән тыш хәлләр министры Якутиягә урман янгыннары урынына килгән

Россия гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев бүген Якутиягә урман янгыннарына каршы көрәшү зонасына килгән. Анда ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча МЧС көчләрен арттыру максатында килеп төшкән.

Зиничев киңәшмә уздырачак. Анда Якутиядәге хәлләрне тәртипкә салу буенча өстәмә чаралар күрү, халыкка ярдәм күрсәтү һәм янгын куркынычсызлыгын булдырмау буенча профилактика чараларына кагылышлы мәсьәләләр каралачак.

10 августта Владимир Путин МЧС башлыгына Якутиядә урман янгыннарын сүндерү өчен көчләрне арттыру бурычын йөкләгән. Шул ук вакытта Россия җитәкчесе гадәттән тыш хәлдән зыян күрүчеләргә ярдәм чараларын күбәйтү турында тәкъдимнәр әзерләргә кушкан.

Исегезгә төшерәбез: хәзер Якутияне 178 урында табигать янгыны телгәли. Бер тәүлек эчендә 253 мең гектардан артыграк мәйданда янгын сүндерелгән. Табигать казасына каршы 4,2 меңнән артыграк кеше һәм 655 берәмлек техника көрәшә.


Фикер өстәү