Татарстан Президенты урман янгыннарын кисәтү буенча чараларны көчәйтергә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов урман янгыннарын кисәтү буенча чараларны көчәйтергә кушты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, илнең кайбер төбәкләрендә урман янгыннарына бәйле вәзгыять бик киеренке. Элегрәк бу мәсьәлә буенча киңәшмәне Россия Президенты Владимир Путин уздырган иде.

«Безнең урман янгыннарына каршы көрәш буенча тәҗрибәбез бар. Әлегә республикада яңгырлар ява, әмма тынычланырга ярамый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, муниципалитетлар – барысы да әлеге ситуацияне аерым контрольдә тотарга тиеш», — дип ассызыклады ТР Президенты.


Фикер өстәү