Рөстәм Миңнеханов тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт сава башлаган Саба хезмәтчәннәренә рәхмәтен белдерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт сава башлаган сабалыларга рәхмәтен белдерде. Котлау сүзләрен Татарстан җитәкчесе Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм район хезмәтчәннәре исеменә юллаган.

«Сезне һәм барлык сабалыларны яңа хезмәт җиңүе уңаеннан зур шатлык һәм рәхмәт белән сәламлим — сез тәүлегенә 300 тонна тулаем сөт саву чиген уздыгыз. Бу –  районда яшәүче һәр кешенең көндәлек тырыш хезмәтенең, уртак зур максатка ирешүдә бердәм булып һәм килешеп эшләвенең, туган республикабызны үстерүгә үз өлешен кертергә омтылуның лаеклы нәтиҗәсе.

Агросәнәгать комплексының азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм җитештерү потенциалын арттыру мәсьәләләре безнең республика өчен дә, бөтен ил өчен дә бик мөһим чорда сезнең казаныш бүгенге көндә аеруча әһәмиятле.

«ПМК» ҖЧҖ (җитәкчесе Маковеев Константин Владимирович), «Саба» ҖЧҖ (җитәкчесе Дәүлиев Зиннур Дәүләтнур улы), «Игенче» ҖЧҖ (җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улы), «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖ (җитәкчесе Садыйков Айнур Рафаил улы) сөт терлекчелеген үстерүгә аеруча зур өлеш кертүләрен билгеләп, Саба муниципаль районының барлык хезмәтчәннәренә туган җиргә тугрылык һәм көнләшерлек хезмәт сөючәнлек, максатчан һәм эчтәлекле хезмәт үрнәге өчен рәхмәт белдерәм.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм бәхет, юмарт Саба җиренең һәм яраткан Татарстаныбызның муллыгы өчен яңа үрләр яулавыгызны телим.

Зур рәхмәт сезгә, кадерле якташлар! Алга таба да республикабыз һәм бөтен илебез өчен әһәмиятле булган олы хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, исәнлек-саулык, иминлек телим сезгә», –  диелгән котлау телеграммасында.


Фикер өстәү