Татарстанда эшсезләр саны арткан

Апрель аенда республикада эшсезлек күрсәткече 0,54 процент тәшкил иткән.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу чорда рәсми рәвештә 10895 кеше эшсез дип танылган. Алдагы айда эшсезләр саны күп булган районнар исемлегенә Теләче (0,92%), Питрәч (0,76%) һәм Югары Ослан (0,70%) кергән. Мондыйлар сафына шулай ук Әлмәт (0,69%), Нурлат (0,65%), Саба (0,63%), Түбән Кама (0,62%), Алабуга (0,61%), Биектау (0,58%) районнары һәм Казан (0,65%) эләккән. Шул ук вакытта Балык Бистәсе, Апас һәм Ютазы районнарының эшсезлек буенча иң түбән күрсәткечкә ия булулары ачыкланган.
6 майга китерелгән мәгълүматлар буенча, Татарстанда теркәлгән эшсезләр саны бераз арткан:10948 кеше.


Фикер өстәү