Татарстанда янгын куркынычы сезонының кайчан башланачагы билгеле

Быел урман янгыннары куркынычы янаган шәһәрләр исемлегенә Казан да кертелгән.

Быел Татарстанда янгын куркынычы сезоны 15 апрельдән игълан ителәчәк. Хокукый мәгълүматлар рәсми сайтында бу җәһәттән республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар пәйда булган,
Урман янгыннары, башка табигый янгыннар куркынычы янаган шәһәрләр һәм районнар исемлегенә:
– Казан, Болгар, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Тәтеш;
– Азнакай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Арча, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чистай һәм Ютазы районнары эләккән.
Башкарма комитетлар башлыкларына янгын куркынычы янаган торак пунктларны паспортлаштыру, торак пунктлар тирәсендә саклау полосалары булдыру, урман янындагы территорияләрне корыган үләннән чистарту, торак пунктларны янгын турында хәбәр итү средстволары белән тәэмин итү, ирекле янгын формированиеләре әгъзаларының тәүлек әйләнәсе дежур торуын тәэмин итү, янгын сүндерү өчен су чыганакларын тиешенчә җиһазлау йөкләнгән.


Фикер өстәү