Кызыл итне ничек дөрес кулланырга кирәклеген аңлатканнар

Атнасына 400-500 грамм күләмендә кызыл ит ашаудан (әлеге ризыкка медицина каршы килүләре булмаганда) организм өчен бернинди дә зыян юк. Диетолог, гастроэнтеролог Ирина Бережная шулай дип сөйләгән, дип яза “Известия”.

Аның әйтүенчә, тәгаен генә нинди ризыкларны кызыл иткә кертү мәсьәләсе буенча белгечләр арасында анык фикер юк. Ләкин, аның фикеренчә, сыер һәм бәрән ите шундый ит булып санала. Бу ит составында кеше организмы өчен кирәкле бик күп матдәләр: тимер, селен, файдалы микроэлементлар, В төркемендәге витаминнар һ.б. бар.

“Ит – кеше организмы өчен кирәкле ризык. Спортчыларга (аларга бик күп хәрәкәтләнергә кирәк) кызыл итне көне буе компьютер алдында утырып эшләүчеләргә караганда күбрәк ашау шарт, чөнки мускуллар күп аминокислота таләп итә”, – дигән Бережная.

Шул ук вакытта, белгеч әйтүенчә, артык авырлыктан, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан һәм холестерин микъдары зур булудан интегүчеләргә майлы кызыл итне кулланмаска тырышу әйбәт.
“Сәламәтлеккә бәйле ниндидер проблемалар булса, холестерин, майлы аминокислоталар микъдары күп булу сәбәпле, итнең кайбер сортларын куллануны чикләргә киңәш итәбез. Андагы трансмайлар кан тамырларында бик җиңел генә холестерин төерчекләрен китереп чыгарырга мөмкин”, – дигән ул.

Бережная басым ясап әйткәнчә, кечкенә генә кызыл ит кисәгендә тимернең тәүлеклек нормасы тупланган. Әлбәттә, аны үсемлек чыгышлы ризыктан да алырга була, әмма авыр ысул белән: моның өчен кабыгы-ние белән 3 кило алма яки бер кило карабодай ашарга кирәк.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, кызыл итне күп ашау юан эчәктә яман шеш авыруына китерергә мөмкин.


Фикер өстәү