Матурлык һәм сәламәтлек өстәүче эчемлекләрне атап үткәннәр

Табиб әйтүенчә, табигый каһвә һәм яшел чәй кешенең тышкы кыяфәтенә уңай йогынты ясый.

Эчемлек кешенең тышкы кыяфәтенә, сәламәтлеге һәм кәефенә җитди йогынты ясый. Табиб-терапевт, гастроэнтеролог Шота Каландия “Известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Ул иң элек тиешенчә су эчәргә кирәклеген әйткән. Су сәламәтлекне саклау өчен, ашкайнату органнары, файдалы матдәләрне үзләштерү, токсиннарны чыгару, матдәләр алмашы өчен кирәк. Аның әйтүенчә, су эчү барлык органнар һәм системаларның дөрес эшләвенә, ахыр килеп, картаюны тоткарлауга ярдәм итә.
“Файдалы эчемлекләргә табигый соклар да керә. Алар, составына карап, төрле үзенчәлекләргә ия. Әйтик, кара җиләк согы күрү сәләтен яхшырта, шикәр чиреннән ярдәм итә, яшьлекне саклый. Гранат согында А, С, Е витаминнары, шулай ук цинк, селен, кальций, фосфор, магний, тимер һәм натрий бар. Ул йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый. Чөгендер согы клетчаткага бай. Монысы авыр металларны чыгаруга ярдәм итә, зарарлы бактерияләрнең үрчүен кисәтә. Виноград согында аскорбин кислотасы, В төркемендәге витаминнар күп. Әлеге сок хәтерне, тән тиресе, тырнак, чәчләрнең сыйфатын яхшырта”, – дип сөйләп үткән Каландия.

Табиб тышкы кыяфәткә уңай йогынты ясаучы эчемлекләр арасыннан яшел чәйне билгеләп үткән. Аның әйтүенчә мондый чәйдәге катехин һәм полифенол матдәләре картаюны тоткарлый.

Моннан тыш ул табигый каһвәнең файдасына игътибарын юнәлткән. Анда коллаген (картаюны тоткарлый) эшләп чыгаруны яхшыртучы кофеин кислотасы бар. Моннан тыш әлеге эчемлектә күзәнәкләрне ирекле радикаллар һөҗүменнән саклаучы антиоксидантлар күп, дип аңлатып үткән табиб.
Картаюны тоткарлау дигәннән, Каландия какаоның да бу җәһәттән файдалы булуын билгеләп үткән. “Эчемлектә тән тиресендәге суның югалуына комачаулардай пантотен кислотасы бар”, – дип билгеләп үткән ул.


Фикер өстәү