20 июль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара шахмат көне

Шахмат көне ФИДЕ — Халыкара шахмат федерациясе карары буенча 1966 елдан бирле билгеләп үтелә. Уен исеме фарсы теленнән чыккан: шах мат – хаким үлде.

Шахматның туган иле булып Һиндстан санала, биредә безнең эраның беренче гасырларында шахмат уенын башлап җибәрүче яшәгән. Бу хакта риваять тә яши. Ә галимнәр, археологик казылмаларга таянып, тактада фишкалар күчерү белән бәйле уенның безнең эрага кадәр III-IV гасырларда ук булуы турында нәтиҗә ясый.

XVI-XVII гасырларда төрле шахмат мәктәпләре барлыкка килә башлый, XVIII гасырда шахмат тормышы үзәге булып Франция санала. XIX гасырда шахмат уены үсешенә ул вакытта дөньяның иң оста уенчылары американлы Пол Морфи һәм беренче рус мастеры Александр Петров зур өлеш кертә.

Күпчелек галимнәр фикеренчә, Руська шахматларны якынча 820 нче елда хәзәрләр алып килгән дип исәпләнә.

 

«Снова в СССР»

1987 елның 20 июлендә Пол Маккартни «Снова в СССР» альбомын яздыруга кереште (нәкъ менә шулай, русча). Диск студиядә концерт музыкантлары белән 2 көн эчендә җыела һәм 1988 елда бары тик Союзда гына чыгарыла. Маккартни рәсми пластинканы совет тыңлаучылары гына сатып алуын теләгән. Шулай да 1991 елда пластинка бөтен дөнья буйлап тарала.

 

Айга беренче кеше аяк баса

1969 елның 20 июлендә тарихта беренче тапкыр «Аполлон-11» Айга пилотлы утыру башкара. Корабльның экипажы Нейл Армстронг һәм Эдвин Олдрин була. Космик аппарат 20 июльдә 16 сәгать 18 минутта АКШ вакыты буенча Айга утыра.

 

Патша-балык

2013 елның 20 июлендә Тәтештә биш метрлы балык рәвешендәге һәйкәл ачыла. Аның янындагы йортта балык музее да эшли башлый. Моның сәбәбе – 1921 елда Идел өчен рекордлы булган 960 килограммлы балык тоту. Аның озынлыгы биш метрдан артык тәшкил иткән, ә уылдыгы 260 килограмм чамасы була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү