Татарстанда “112” номерына контракт буенча хезмәт итүгә бәйле рәвештә 17 меңнән артыграк кеше шалтыраткан

Татарстанда “122” бердәм номеры аша контракт буенча хезмәт итү буенча 17 меңнән артыграк кеше мөрәҗәгать иткән. Ә инде 2020 елның 25 ноябреннән (“122” барлыкка килгәннән бирле) теге яки бу мәсьәләдә ярдәм сорап барлыгы 1 578 894 тапкыр шалтыратканнар.

2021 елның гыйнварыннан Covid-19 инфекциясеннән прививка ясату мәсьәләсе буенча шалтыратып белешү мөмкинлеге пәйда булган. Шул телефон аша вакцинация узуга язылу хезмәтеннән барлыгы 33 192 кеше файдаланган.

Ә инде узган елның 22 сентябреннән “122” хезмәтенә өлешчә мобилизация буенча шалтырату мөмкинлеге тудырылган. Әлеге мәсьәлә буенча телефоннан 41 848 тапкыр шалтыратып белешкәннәр.

Быел 23 марттан, Президент куйган бурыч нигезендә, контракт буенча хәрби хезмәт мәсьәләләрен халыкка аңлату өчен, “117” номерына шалтыратучыларны “122” хезмәтенә тоташтыру оештырылган. Шул рәвешле 17 057 кешенең соравына тиешле җавап бирелгән.


Фикер өстәү