Армиядә булмаучылар да контракт буенча хезмәт итә ала

Элек армиядә хезмәт итмәгән булсагыз да, контракт буенча хезмәт итәргә мөмкин, дип хәбәр иттеләр Татарстан  хәрби комиссариатында.

«Элек хәрби хезмәткә чакырылу буенча хәрби хезмәтне үтмәгән гражданнар, Россия Оборона министрлыгы тарафыннан хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарга карата куелган барлык критерийларга туры килү шарты белән, контракт буенча хәрби хезмәткә керергә хокуклы», – дип аңлатма бирде Казандагы контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.

Контракт буенча хәрби хезмәткә барырга теләүчеләр  Татарстанның теләсә кайсы хәрби комиссариатына яки Казандагы сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итә ала.

Гариза онлайн рәвештә Россия Саклану министрлыгы сайтында шәхси кабинеты аша тутырыла. Гариза бирү өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан файдаланырга яки мәгълүмат алу өчен 8(843)221-44-52 номеры аша мөрәҗәгать итәргә була.

«Гариза теркәлгәннән соң, әңгәмә һәм сайлау өчен сезнең белән элемтәгә керәчәкләр. Хәрби комиссариатка яки сайлап алу пунктына барганда үзең белән паспорт, хәрби билет һәм белемең турындагы диплом алырга кирәк булачак», – диде Егор Горячев.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү