Иртән йокыдан уянырга ярдәм итүче эчемлекләрне атаганнар

Каһвә түгел бу.
Каһвәне нинди эчемлеккә алыштырырга мөмкин? Гомумпрактика табибы Юрий Завьялов “МедикФорум”хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Бөтнекле чәй организмга хәл кертә, баш миендә кислород микъдарын арттыра. Киптерелгән яфракларны башта кайнап торган суга салып пешерергә, суынгач, эчәргә кирәк.

Табиб әйтүенчә, женьшень чын мәгънәсендә организмга көч-куәт өсти. Ул талак, үпкә, йөрәк, бавыр, бөер эшчәнлеген, хәтерне яхшырта, ныклык-чыдамлылыкны арттыра. Аны чәй яки капсула рәвешендә куллану киңәш ителә. “Су – тагын бер бик яхшы эчемлек. Организмга су җитмәүнең алҗуга китерүен онытмаска кирәк. Иртән, шулай ук көн дәвамында лимонлы җылы яки салкын су эчү әйбәт”, – дигән табиб.

Завьялов сүзләренә караганда, цикорий тамырыннан ясалган эчемлек тә, йокыдан уятып, ашкайнату системасына уңай йогынты ясый. Иртән порошокны кайнар суга салып эчәргә, сөт өстәргә дә мөмкин.


Фикер өстәү