Йөрәккә зыяны булган ризыкларны атаганнар

Тозны чамадан тыш күп куллану кан тамырларына начар тәэсир итәргә мөмкин.

Тозлы, әче, майлы ризыклар, шулай ук холестерины күп булган продуктлар йөрәк-кан тамырлары системасына тискәре йогынты ясый. Кардиолог Юрий Конев “News.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Тозны чамадан тыш күп куллану кан тамырларына кырын сугарга, ә инде майлы иттәге һәм сөт ризыкларындагы холестерин йөрәк авыруларына китерергә мөмкин, дигән ул.
Конев шулай ук шикәр, хәмер, газлы эчемлекләрне күп куллануның да йөрәккә начар тәэсир итүен билгеләп үткән. Шул ук вакытта табиб кондитер әйберләре белән мавыкмаска киңәш иткән.


Фикер өстәү