Холестеринның югары булуын күрсәтүче билгеләрне ачыклаганнар

Канда холестерин микъдары зур булу нәрсә белән яный? Моны нинди билгеләр күрсәтә һәм кемнәргә моннан аеруча сак булырга кирәк? Табиб-терапевт Георгий Сапего Sputnik радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шуларны аңлаткан, дип яза РИА Новости.

Табиб әйтүенчә, холестеринның “яхшысы” һәм “начары” була. Алар химик  составы һәм организмга тәэсире ягыннан бер-берсеннән аерылып тора.

“Начар холестерин атеросклерозга китерергә мөмкин. Атеросклероз исә баш миендәге, йөрәк, эчәкләрдәге яки аяклардагы кан тамырларына җимергеч тәэсир ясый. Шуңа күрә организмның бу өлешләренә бик нык зыян килүе бар. Ә әйбәт холестерин, киресенчә, атеросклерозны булдырмауга ярдәм итә”, – дигән табиб.

Георгий Сапего билгеләп үткәнчә, “начар” холестеринның куркыныч белән янавын төп ике сәбәп белән аңлатырга мөмкин.

Беренчедән, ул китереп чыгарган атеросклероздан котылып булмый – аны бары тик акрынайтырга гына мөмкин.

Икенчедән, анализ нәтиҗәләреннән башка гына холестерин микъдарының югары дәрәҗәдә булу-булмавын белү бик авыр.

“Гадәттә артерияләр инде атеросклероздан нык зыян күргәч кенә холестерин үзен сиздерә башлый. Күкрәк читлегендә, аякларда авырту барлыкка килергә, сулыш кысылырга, сөйләшү, йөрү авырлашырга мөмкин. Бу билгеләр баш миендәге, йөрәктәге яки аяклардагы артерияләрдә кан йөреше бозылу турында сөйли”, – дип аңлаткан терапевт.

Моннан тыш өлкән яшьтәгеләрнең күз кабакларында тимгелләр дә холестеринның югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә икән. “Ксантелазма бу: күз кабаклары тиресе астында саргылт тапларга охшаш таплар барлыкка килә. Кечкенә генә нокталар түгел, бәлки грим агып төшүгә охшаш таплар. Бу күпчелек очракларда кандагы холестерин микъдарының югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли, ” – дигән Георгий Сапего.

Аның әйтүенчә, баладагы мондый таплар холестерин алмашы бозылуның нәселдән килүен күрсәтергә мөмкин.

 


Фикер өстәү