Путин сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә котлау җибәрә

Сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм Ленинград камалышын кичерүчеләргә Бөек Җиңү көне алдыннан Россия Президенты имзалаган котлау открыткалары киләчәк. Татарстанда 23 400 открытка иясенә тапшырылачак. Бу хакта республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бәйрәм көннәрендә ветераннарның һәммәсенә котлау килеп ирешсен өчен, почта хезмәткәрләре мөмкин булганның барын да эшләячәк», – ди элемтәчеләр.

9 Майга бер атна кала, ил буенча барлыгы 800 меңнән артыграк кешегә дәүләт башлыгы котлавы белән махсус бизәлешле конвертлар юллау күздә тотыла. Котлау хатлары ветераннарның шәхсән үз кулына тапшырылырга тиеш. Ветеран күрсәтелгән адрес буенча яшәми икән, почта хезмәткәрләре, аның яшәү урынын аныклап, конвертны яңа адрес буенча китерәчәк. Вакытлыча өйдә булмаган очракта,  хат почта бүлегендә бер ай сакланачак. Мөмкинлек чыгуга, почта хезмәткәрләре аны ветеранның үзенә илтеп тапшыру ягын караячак.


Фикер өстәү