Рөстәм Миңнеханов ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүге ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Пандемия чорында  аларның хезмәте бәяләп бетергесез булуына тагын бер инандык.

ТатарстанПрезиденты Рөстәм Миңнеханов ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән

Instagram сәхифәсендә котлады.

«Барлык ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Бүген — пандемия шартларында — сезгә йөкләнеш аеруча зур. Һәр мизгелдә ярдәмгә килергә әзер торганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Бик зур рәхмәт! Үзегезне саклагыз!» — диелгән аның котлавында.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәре көне 2020 елдан Владимир Путин карары нигезендә билгеләп үтелә.

 

 

 

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)


Фикер өстәү