Түбән кан басымы югарысына караганда куркынычракмы? (Табиб АҢЛАТМАСЫ)

Баш әйләнә, күңел болгана, аяклар тотмаска әйләнә… Түбән кан басымыннан интеккән һәркемгә таныш халәт бу. Аны дару һәм каһвә ярдәмендә җиңәргә өйрәнгән без. Белгечләр исә түбән кан басымына бармак аша гына карауның аянычлы нәтиҗәләргә китерү ихтималы турында кисәтә. Ул нәрсәсе белән куркыныч? Терапевт-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты, доцент Ленар Кашапов түбән кан басымына бәйле сорауларга җавап бирде.

– Ленар әфәнде, түбән кан басымының чиге кайда?

– Кан басымының 100/60тан түбәнрәк булуы артериаль гипотензия, икенче төрле әйтсәк, түбән кан басымы дип атала. Туганда ук түбән кан басымлы булган кешеләр бар. Алар кан басымы күрсәткечләре 100/60, 90/60 булганда да үзен яхшы хис итә. Озын буйлы, ябык кешеләр, спортчыларда еш кына артериаль гипотензия күзәтелә. Аларда бу халәт еш кына бернинди билгеләрсез уза. Артериаль гипотензия нәселдән дә килә ала.  Түбән кан басымы  организмның әйләнә-тирә мохиттәге үзгәрешләргә җавабы да булырга мөмкин. Әйтик, тауларга, субтропик, тропик климатка килеп эләккән кешенең кинәт кенә кан басымы төшә ала. Патологик гипотензия вакытында кешенең башы авырта һәм әйләнә, күңеле болгана, хәлсезлек күзәтелә. Ул еш кына нерв системасының кан күзәнәкләре эшчәнлеге начарлану сәбәпле килеп чыга.

– Кисәк кенә кан басымы төшү нәрсәсе белән куркыныч?

– Андый чакта кеше аңын югалта. Моннан тыш, кан басымы кисәк кенә төшкәндә, кешенең йөрәк тибеше дә начарлана, аритмия күзәтелә. Моннан тыш ул ишемик инсультка да китерә ала.

– Кан басымы нинди күрсәткечкә кадәр төшкәндә, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк?

– Аның төгәл генә күрсәткече юк. Иң беренче чиратта кешенең үз-үзен ничек хис итүенә таянырга кирәк. Әгәр хәле начарлана барса, кан басымы 90/60тан да түбәнрәк булса, «ашыгыч ярдәм» чакыру хәерле.

– Түбән кан басымыннан интеккән кешеләр ничек тукланырга тиеш?

– Бу төркемгә кергән кешеләрнең көндәлек туклану рационында сыр булырга тиеш. Аның составында терамин дигән матдә бар. Ул кан басымын күтәрә. Кан басымы түбән булганда куе чәй, каһвә дә ярдәм итә. Әмма алар белән артык мавыгырга ярамый. Ник дигәндә, бик тиз бәйлелек пәйда булачак. Туклану буенча башка чикләүләр юк.

– Түбән кан басымы югарысына караганда күпкә куркынычрак, диләр…

– Аларның икесе дә үзенчә куркыныч. Шулай да организмга озак вакыт тәэсир итү ягыннан, югары кан басымы (гипертония) күпкә куркынычрак. Гипотензия исә кан басымы кисәк төшкән мизгелдә генә куркыныч.

– Кан басымы түбән булган кешегә сөлек салдырырга, хиҗәмә ясатырга ярыймы?

– Андый чикләүләр юк. Кан басымы түбән булган кешегә физик активлыкны арттыру – фитнес, җәяү йөрү, бассейнда йөзү, йөгерү дә файдалы булачак. Алар барысы да кан басымын җайга сала. Авыр әйбер күтәрү, озак кына хәрәкәтсез тору, утыру, киресенчә, кан басымын төшерә. Дөрес тукланган, һәрвакыт хәрәкәттә булган кеше түбән кан басымыннан даруларсыз гына да котыла ала.

– Түбән кан басымы организмда нинди авырулар барлыгы турында кисәтә?

– Ул, иң беренче чиратта, нерв системасы авырулары, аерым алганда кан тамырлары дистониясе турында кисәтә. Эндокрин системасында хилафлыклар булганда да, кешенең кан басымы түбән була.

– Кан басымы кисәк төшмәсен өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

– Яткан, утырган җирдән кисәк торырга ярамый. Андый чакта кешенең башы әйләнә, ул хәлсезләнә, нәтиҗәдә, кан басымы төшә. Шуңа күрә ятып торган җирдән торырга уйласаң, башта утырырга кирәк. Кан тамырлары шушы халәткә ияләшергә өлгерсен. Басканда да шул ук кагыйдәне истә тотсагыз иде.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү