Йөрәк авыруларын дәвалауның яңа алымын уйлап тапканнар

АКШның Висконсин штаты медицина көллияте галимнәре йөрәк авыруларын дәвалауның яңа юнәлешен уйлап тапканнар. Science журналында басылып чыккан тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, иң элек холестерин формасына игътибар итәргә кирәк. Бу хакта “Lenta.ru” яза.

Канында холестерин микъдары зур булган кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары, шул исәптән инфаркт, инсульт килеп чыгу куркынычы зур. Кан тамырларындагы холестерин төерчекләренең кан юлларын томалавына бәйле бу. Аннан котылу өчен табиблар гадәттә статиннар яки субтилизин-кексин дигән яңа препаратлар билгели. Әмма статистика мәгълүматларына караганда, йөрәк-кан тамырлары авырулары әле һаман вакытсыз үлем-китемнәрнең төп сәбәбе булып кала.

Белгечләр ачыклаганча, “начар” холестеринның тагын бер формасы бар. Йөрәк авыруларына китерердәй липопротеиннар бу. Ә аларга заманча препаратлар тәэсир итми.

Тикшеренүчеләр, тычканнар белән сынау үткәреп, аларны, бавыр күзәнәкләрендә tPA аксымының эшләп чыгарылуын туктатырдай итеп, генетик яктан үзгәрткән. Шуннан кимерүчеләрдә липопротеин холестеринының артып китүе билгеләнгән. Бу исә, бавыр, йөрәк һәм кан тамырлары арасындагы бәйлелекне күрсәтеп, бавырдагы tPA аксымының кандагы холестерин микъдарына йогынты ясавы турында сөйли.

Кеше һәм күсе бавыры күзәнәкләре белән ясалган сынаулар да бу нәтиҗәләрне раслаган. Әлеге ачыш йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу куркынычын киметердәй яңа дарулар нигезенә салынырга мөмкин, ди галимнәр.


Фикер өстәү