Татарстан укучылары информатика буенча халыкара олимпиадада 2 алтын медаль яулаган

Россия укучылары информатика буенча халыкара олимпиадада 4 алтын медаль яулаган. Шуның икесе – Татарстаннан: Казанның 2 нче лицей-интернаты укучысы Гыймран Абдуллин һәм КФУның Лобачевский исемендәге лицее укучысы Валерий Родионов.

«Котлыйбыз! Укытучыларга – аерым рәхмәт сүзләре! Без сезнең белән горурланабыз! Яңа уңышлар телибез!» – дип язган Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында.

Сүз уңаеннан, республикада халыкара, Россия һәм республика күләмендәге олимпиадаларда җиңгән өчен мәктәп укучыларына түләү күләме арттырылган. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле указга кул куйган. Шулай итеп, халыкара олимпиада җиңгән өчен – 459ар мең сум, икенче урынга – 402 мең сум, өченче урынга  344әр мең сум акча каралган.

Россия күләмендәге олимпиаданың йомгаклау этабында җиңгән өчен – 200әр мең сум, призлы урыннар яулаган өчен 100әр мең сум күздә тотылган. Ә инде республика күләмендәге олимпиадада җиңүчеләргә 10ар мең сум биреләчәк.

Педагогларга килгәндә, республика олимпиадаларына укучылар әзерләүчеләр балага түләнгән сумманың 100 проценты күләмендә акча алачак. Укучылары халыкара олимпиадаларда призлы урыннарны яулаган педагогларга исә укучыга бүләк ителгән акчаның 50 проценты күләмендә түләнеләчәк.


Фикер өстәү