Кытайның Гуанчжоу университеты галимнәре көндез бер сәгатьтән артыграк йоклауның үлем куркынычы белән янавын белдергән. Алар 20дән артыграк фәнни хезмәт мәгълүматларын гомумиләштереп, 313 651 кеше (шуларның 39%ы – көндезге йокыны яратучылар) турында мәгълүматларны анализлаганнан соң шундый нәтиҗәгә килгән.
Тикшеренү йомгакларыннан күренгәнчә, көндез даими рәвештә бер сәгатьтән күбрәк вакытын йоклап үткәргән кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу куркынычы – 34%ка, башка сәбәпләрдән үлү куркынычы – 30%ка арта. Тикшеренү нәтиҗәләре бигрәк тә тәүлегенә барлыгы алты сәгатьтән күбрәк йоклаучылар өчен көндез мендәргә озак кына “баш төртеп” торуның үлем-җитем белән янавын күрсәткән.
Галимнәр әйтүенчә, гомумән, көндезге йокы, күпмегә сузылуына карамастан, үлем-җитем куркынычын 19%ка арттыра. Шул ук вакытта хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләрдә кинәт кенә бакыйлыкка күчү куркынычының йокыга бәйлелеге ачыграк билгеләнгән.
Моңа кадәр Сеченов исемендәге Медицина академиясенең йокы буенча белгече-табиб Михаил Полуэктов ял көннәрендә озак йоклауның гомуми алҗыганлыкны һәм йокы туймауны бетерүен кире каккан. Ул яллларда эш көннәрендәгедән озаграк йоклауның җитди авырулар, шул исәптән шикәр чире һәм йөрәк-кан тамырларына бәйле чирләр китереп чыгару ихтималын белдергән.