Әче борычның яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем очракларын киметүе ачыкланган

Америка галимнәре чили борычының кеше сәламәтлегенә йогынтысын өйрәнгән. 4729 тикшеренү нәтиҗәләренә анализ мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу яшелчә төрле сәбәпләр аркасында – иң элек рак һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары аркасында кешенең вакытсыз гүр иясе булу куркынычын уртача дүрттән бер өлешкә киметә.

Сүз уңаеннан, галимнәрнең АКШ, Италия, Кытай һәм Иранда яшәүче 570 меңнән артыграк кеше катнашында үткәрелгән тикшеренүләрне анализлавын әйтеп үтәргә кирәк.

Тәгаенләп әйтсәк, әче борычны даими куллануның йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем-китем  очракларын – уртача 26 процентка, яман шештән – 23 һәм башка сәбәпләрдән – 25 процентка киметүе турында нәтиҗәгә киленгән. Моңа кадәрге тикшеренүләр әче борычтан әзерләнгән ризыкның ялкынсынуга, шешләргә каршы бик нәтиҗәле чара булып торуын күрсәткән. Моннан тыш аның канда глюкоза микъдарын җайга салуы да билгеләнгән.

Мондый нәтиҗәләр галимнәрне дә нык гаҗәпләндергән. Алар әле чили борычын куллануның үлем түшәгеннән йолып калу сәбәпләрен үзләре дә төгәл генә аңлата алмый икән. Тәфсиллерәк аңлатмалар бу атна ахырында Америка кардиология ассоциациясендәге очрашуда биреләчәк ди.

Моңа кадәр галимнәр ашау-эчү белән рак арасындагы арасында молекуляр бәйләнешне күрсәтүче тәүге мәгълүматларны дөньяга чыгарган. Алар кызыл ит һәм сырны иң зарарлы продуктлар буларак таныган.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү