Күп балалы ата-аналар өчен нинди ташламалар каралуын аңлатканнар

Хәзерге вакытта күп балалы ата-аналар шактый ук күп ташламалардан файдаланып килә. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль cәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сөйләп үткән. Ул “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шуларның кайберләрен санап үткән, шулай ук күп балалы ата-аналарга өстәмә ял бирү тәкъдименә карата үз фикерен белдергән.

Исегезгә төшерәбез: Дума депутаты Яна Лантратова хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка күп балалы ата-аналар өчен ай саен өстәмә дүрт ял көне бирү тәкъдимен җибәргән иде.

“Мондый тәкъдим үтәр дип уйламыйм, чөнки хезмәткәрне эш бирүче алдында авыррак хәлдә калдырырга мөмкин ул. Эш бирүче ниндидер өстәмә социаль ташламалар һәм гарантияләргә ия булган хезмәткәрне эшкә алырга атлыгып тормаячак. Шуңа күрә мондый тәкъдимнәр белән сак булырга кирәк”, – дигән Бессараб.

Сәясәтче әйтүенчә, хәзерге вакытта күп балалы ата-аналар болай да әйбәт кенә ташламаларга ия. Әйтик, бала карау чоры иминият стажына кертелә. Моннан тыш аларга төбәкләр бюджетлары хисабына байтак кына гарантияләр бирелә (җир кишәрлекләре бирү, балаларны кайнар ризык белән бушлай тәэмин итү һәм башка шундый ташламалар).


Фикер өстәү