Шикәр чиреннән интегүчеләр өчен чыгарыла торган ризыкның яман шешкә китерүен ачыклаганнар

Моңа кадәр аның хәтәрлеге турында белмәгәннәр.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Яман шешләрне өйрәнү буенча агентлыгы шикәр чиреннән интегүчеләр өчен чыгарылучы аспартам “шикәре”нең ракка китерү куркыныч белән янавын ачыклаган. Бу хакта “Газета.Ру” хәбәр итә.

Аспартам E951 азык өстәмәсе буларак мәгълүм. Ул гадәти шикәрдән чама белән 180-200 тапкыр татлырак. Гадәттә диетик газлы эчемлекләрне, башка ризыкларны җитештерүдә кулланыла. Моннан тыш сәдәф рәвешендә дә чыгарыла. Аны шикәр чиреннән интегүчеләргә, симерүчеләргә, гомумән, шикәр куллануны чикләүне таләп иткән башка чирләрдән интегүчеләргә билгелиләр.

Моңа кадәр ул әйбәт продукт булып саналган. Ләкин кайбер соңгы тикшеренүләр нәтиҗәләре бу фикерне инкарь иткән. Галимнәр ачыклаганча, аспартам организмга эләккәч, аминокислоталарга һәм метанолга (ә ул – агулы) таркала.

Шулай да галимнәр аспартамны тулысынча тыярга кирәкме-юкмы икәнен төгәл генә әйтмәгән әле. Аны көндәлек куллануны бер килограмм гәүдә авырлыгына 40 мг га кадәр калдырырга гына киңәш иткәннәр. Сүз уңаеннан, 350 миллиграммлы банкадагы газлы татлы суда 200 мг га кадәр күләмдә аспартам бар. Ягъни киңәштән тайпылу өчен 60 килограмм авырлыктагы кешегә көненә 12 банка чамасы эчемлек кулланырга мөмкин дигән сүз.

Шул ук вакытта организмга бернинди дә хәтәр белән янамый торган табигый “шикәр” дә бар. Стевия дип атала ул. Кандагы шикәр микъдарын да арттырмый, агулы да түгел. Шуңа күрә хәзер шикәр чиреннән интегүчеләргә күбрәк шуны кулланырга киңәш итәләр.


Фикер өстәү