Кызган итнең яман шешкә китерү куркынычын әйткәннәр

Стэнфорд университетында эксперимент үткәргәннәр.

Стэнфорд университеты галимнәре эксперимент үткәргән. Аның барышында кыздырылган ризыкның пешерелгәненә караганда күпкә зарарлы булуы ачыкланган. Көчле ут ризыкның ДНКсын зарарлап, алга таба кешенең ДНК күзәнәкләрен җимерергә һәм яман шеш куркынычын арттырырга мөмкин, дип яза “Ридус”.

Галимнәр сыер, дуңгыз фаршын һәм бәрәңгене ике төрле әзерләгәннәр: 15 минут дәвамында 100 градуста пешергәннәр һәм 20 минут дәвамында 220 градуста кыздырганнар. Шуннан соң ризыкның ДНКсын алып, кыздырылганында ДНКларга берникадәр зыян килүен билгеләгәннәр.

Галимнәр басым ясап әйткәнчә, бу тикшеренү әле төгәлләнмәгән. Алар әле тагын башка ризыклар буенча да тикшеренүләр уздырырга ниятли.


Фикер өстәү