19 июль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Керчь янында бәрелеш

1790 елның июлендә рус һәм төрек эскадралары Керчь янында  бәрелешә. Адмирал Федор Ушаков командалыгындагы рус эскадрасы Төркия флотының артиллерия буенча өстенлеге булуына карамастан җиңүгә ирешә. Керчь янындагы диңгез сугышы рус адмиралы Федор Ушаков тарафыннан нигез салынган яңа маневр тактикасын куллану мисалы булып тора.

 

СССРда Олимпиада

1980 елның 19 июленнән 3 августына кадәр Мәскәүдә Ленин исемендәге Үзәк стадионның Зур спорт аренасында XXII җәйге Олимпия уеннары уза. Бу Олимпия хәрәкәте тарихында социалистик илдә һәм Көнчыгыш Европа территориясендә узган беренче Уеннар була. Олимпиаданың кайбер төрләре СССРның башка шәһәрләрендә уза. Әйтик, җилкәнле регатлар Таллинда старт ала, берничә футбол турниры Киевта уйнала. Олимпиадалар тарихында беренче тапкыр Уеннар өчен махсус алты зур спорт үзәге төзелә.

 

Казанда – терракт

2012 елда Казанда Татарстан мөфтие Илдус Фәизовка һөҗүм ясала. Аның машинасын шәһәр үзәгендә шартлаталар. Ул исән кала. Әмма шул ук көнне мөфти урынбасары Вәлиулла Якуповка өйдән чыкканда аталар. Ул һәлак була.

Хокук саклаучылар ике җинаять эше кузгата. Тикшерү җинаятьне теракт буларак квалификацияли. 29 октябрьдә республика мөселманнарының рухи лидерларына һөҗүм итү эше буенча өч гаепләнүче юк ителә.

 

Кура җиләге кайнатмасы белән бөккән көне

19 июльдә гаҗәеп һәм тәмле бәйрәм – Кура җиләге вареньесы белән бөккән көне билгеләп үтелә. Аны 2015 елда бәйрәм итә башлыйлар. Яшь булуына карамастан, бу көнне хөрмәтләүчеләр саны артканнан-арта бара. Яңа гастрономик  бәйрәмнең төп максаты – әлбәттә инде, шатлык китерү, яхшы кәеф булдыру һәм сыйлану.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү