30 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

Кыш бабай һәм Кар кызы көне

30 гыйнварда борынгы славян бәйрәме Кыш бабай һәм Кар кызы көне билгеләп үтелә. Бу көн кышның символик тәмамлануы буларак кабул ителә, аның артыннан язны көтеп, Май чабу (Масленница) бәйрәменә әзерләнә башлыйлар.

 Англиядә беренче тапкыр диңгездә коткару шлюпкасы сынала

Диңгездә зыян күрүчеләрне коткару, әлбәттә, моңа кадәр дә була. Әмма махсуслаштырылган йөзү чаралары тарихы алай ук бик борынгы түгел.

1790 елның 30 гыйнварында төньяк Англиядәге Тайн елгасында яр буе базасының беренче махсуслаштырылган коткару шлюпкасы сынала. Ул «Ориджинал» исемен ала. Шлюпканың озынлыгы 30 фут (9 метр чамасы) тәшкил итә.

222 ел элек (1801)  Грузиянең Россиягә кушылуы турындагы манифест чыга

30 гыйнварда император Павел I Грузиянең Россиягә кушылуы турындагы манифестка кул куя. Карталиния һәм Кахетия бу документта беренче тапкыр «Грузин патшалыгы» дип атала. Мингрелия Россия карамагына – 1803 елда, Имеретия һәм Гурия1804 елда керә.

Яңарыш уеннары

Билгеле булганча, беренче кышкы Олимпиада 1924 елда Франциядә уза, соңыннан Олимпия уеннары һәр дүрт ел саен үткәрелә башлый. Әмма Икенче бөтендөнья сугышы бу традицияне боза – 1940 һәм 1944 елда Уеннар үткәрелми. Шуңа күрә IV кышкы Олимпиада (1936) белән II Олимпиаданы 12 ел  аерып тора.

1948 елның кышкы Уеннары хәтта «Яңарыш уеннары» дигән аерым исем дә ала. V кышкы Олимпия уеннары 30 гыйнвардан 8 февральгә кадәр Швейцариянең Санкт-Мориц шәһәрендә уза.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү