Балалар мәйданчыгыннан 6 яшьлек кызны урлаганнар

18 июль көнне Ростов өлкәсенең Шахты бистәсендә бер ир балалар мәйданчыгыннан 6 яшьлек кызны урлаган. Ирне бала белән кибеттәге видеокамералар “тотып” калган: анда ул үзенә –хәмер, балага – тәм-том сатып алган.

Озакламый бу кабахәт җанны тоткарлаганнар. Моңа кадәр аның берничә статья буенча хөкем ителгәнлеге мәгълүм булган, дип яза SHOT телеграм-каналы.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, 41 яшьлек Иван Гребенников 2004 елда – талау максатыннан һөҗүм итү, дүрт елдан соң – талау, тагын алты ел узгач – көчләү, 2021 елда – урлау очраклары буенча хөкем ителгән. Кабахәтнең урланган баланы мыскыл итәргә өлгермәве мәгълүм: кызның тәнендә көчләү эзләре табылмаган.


Фикер өстәү