Малга сиздермиләр, иткә тилмермиләр: авылда мал асраган кеше ничек яши?

Авылларда сугым чоры башланды. Күпләрнең кышка дип үстергән малкайлары туңдыргычка кереп урнашты инде. Авыл үз көенчә яшәп ята. Итне сатар өчен калага барасы юк – шәһәрчә тормышка күчкән күршең сатып алачак. Элеккеге кебек йорт саен мал суюлар булмаса да, гадәтләр әле югалмаган. Авылда мал асраган кеше ничек яши? Кышка запас әзерме? Әнә шул хакта белештек.

Туңдыргычың булса, кар кирәкми

Балтач районының Куныр авылында яшәүче Шакирҗановларның кышка дигән итләре әзер инде. Узган атнада ат чалганнар.

– Гаиләбез ишле. Кечкенә игезәк өч малаем ит ярата. Баштарак кешедән дә алып карадык. Инде кар яуганны көтеп тормыйк дидек тә, көннәр салкынайтуга өмә ясадык. Бездә туганнар килеп булыша. Шамил җизнәбезнең кулы «тәмле». Ел саен аны чакырабыз. Эчәген дә әрәм итмибез, алып, чистартабыз, – дип сөйли Гөлназ Шакирҗанова. – Элек бар кеше малын бер вакыттарак – кар төшкәч кенә суя иде. Ни өчен? Чөнки саклар урыны булмаган. Хәзер һәркемдә зур туңдыргыч бар. Малы бар икән, суя да тутырып куя.

Элеккеге кебек үк булмаса да, мал чалучыларга аерым мөнәсәбәт бар әле авылларда. Махсус бригадалар да йөри. Балтачта мал чалып, эшкәртеп китү 2000–2500 сум тора икән. Туганнар белән җыелышып, өмә ясау гадәте дә әле бетмәгән.

– Атның карын ите һәм бавырын алып кереп, шундук ашарга куеп җибәрдек. Сугымчыларны шулпа белән сыйладык. Алар кергәч, бала-чаганы урамга ит сакларга чыгару гадәте бар әле бездә. Шуңа да өмә ясарга олырак балалар укырга бармаган көнне сайлыйбыз. Этләрдән, песиләрдән, каргалардан итне алар саклап тора. Ирләр таралгач, хатын-кызлар эчәге чистартырга тотына. Бер әйберен дә әрәм итмибез. Эч маен да алып эретәбез, – ди Гөлназ.

Авыл кешесен хайван яшәтә

Арча районының Наласа авылында яшәүче Айгөл Хәсәновалар хуҗалыгында 2 сыер, 2 үгез, 2 бозау бар. Малларны үзләренә ит өчен дә, сатарга дип тә үстерәләр икән.

– Үзебезгә дип чалган идек. Ике зур туңдыргыч тулы яшелчә, җиләк-җимеш. Ике бот иткә урын булмады. Шуңа аларын сатып җибәрдек. Яңа ел бәйрәменнән соң яңадан суясы малыбыз бар. Казаннан сораучылар күп. Бар кешенең дә тәмле ашатып үстергән мал итен аласы килә. Безнең авылда сату өчен генә маллар симертүчеләр бар. Күршеләребез 15шәр мал тота, – ди ул. Апас районының Карамасар авылында яшәүче Альбина Бәшәрова быел 100 баш үрдәк алган. Кыш көне шуларны да ашаячакбыз, ди. – Итне төрләндермичә дә булмый. Кешедән сатып алырбыз. «Ватсап»та авыл төркеме бар. Кеше мал суясы булса, шунда яза. Бик тиз алып бетерәләр. Алдан ук язылып куялар. Кешесе билгеле булгач, мал суярга да күңелле. Акчасы да керә бит инде. Шуңа юанабыз: күпме хезмәт кергәне онытыла, – ди ул үзе саткан үрдәкләрне исенә төшереп. – Үзебездә сыер малы юк. Бозау алып үстерәсем килә. Шул сыер булып, гаиләбезгә җитәрлек сөт бирсен иде.

«Без өмәне көтеп алабыз»

Мамадыш районының Түбән Яке авылында өмәләр ясап мал чалу белән бергә, бер-береңә ярдәмләшү, күрше-күлән белән дус яшәү дә сакланып калган әле. Әллә шуңа, сугым вакытлары да бик күңелле уза. Үзебезне бер бәйрәмгә барган кебек хис итәбез, ди шушы авылда яшәүче Йолдыз Искәндәрова.

– Ялларда үзебездә өмә булачак. Әлегә башкаларга ярдәм итәбез, – ди ул. – Нинди генә күмәк эш булмасын, бергәләп йөри торган төркемебез бар. Бездә кеше мал эчәген әрәм итми. Бергәләп эшлибез, ялт итеп чистартып кайтып китәбез. Акча дип йөрмибез. Тәмле чәйләре булса, шул җитә. Рәхәтләнеп күңел ачып кайтабыз, – ди ул. – Эчәге ул – хәзер тансык ризык. Безнең авыл янәшәсендә «Сайкичү» базары бар бит. Шунда туктаган кешеләр: «Сездә эчәге юкмы?» – дип сорый икән. Балачагында ашаган кеше аның тәмен онытмый инде. Кешегә сатмыйбыз, ә гаиләбез өчен нәрсә генә пешермибез. Бөккәне дә тәмле, бәрәңге белән дә кыздырабыз. Әллә нинди ризыкларың читтә торсын. Хайванның маен да эретеп куеп, ризыкка кушабыз.

Авыл апайлары сүзләренә караганда, малның бер җире дә әрәм булмый. Баш итен дә пешерәләр, аякларыннан дерелдәвек ясыйлар. Тик менә тиресен куяр урын юк. Элек авылларга килеп җыеп йөрсәләр, хәзер кайбер җирләрдә илтеп тапшырам дисәң дә, алучысы юк икән. Кыскасы, чүпкә ташлаучылар да бар. Ә менә Азнакайда хәзерләүләр конторасына илтеп бирергә була. Ул 1959 елдан бирле эшли икән. Иске биналарны яңартып, заманчалап куйганнар. Бу хакта оешма җитәкчесе Тәнзилә Кәримовадан сораштык.

– Халыктан авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алабыз. Тиресен дә, йонын да безгә тапшырып була. Шулай ук яшелчә, җиләк-җимеш, дару үләннәре дә сатып алабыз. Халык белән генә түгел, терлекчелек комплекслары белән дә эшлибез. Мәктәп укучылары безгә макулатура һәм дару үләннәре җыеп бирә. Алар белән килешү төзелгән, – ди ул. – Һәр язда безнең хезмәткәрләр авылларга тире, йон җыярга чыга. Авылларда безнең киләсен алдан белеп торалар. Эшебездән канәгать булуларын яшермиләр. Без исә үзебезнең эшчәнлек өчен район җитәкчеләренә рәхмәтле. Авыл кешесенә безнең оешма бик кирәк. Башка районнарда да булсын иде ул.

Гөлирам ВӘЛИЕВА (Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылы):

– Үзебез мал тотмыйбыз. Кешедән генә сатып алабыз. Малы булган кеше белешә дә сата. Асрап азапланганчы, сатып алу яхшырак дип уйлыйбыз. Мал асрау җиңел түгел. Шуңа да бәясен күпме сорыйлар, шуңа риза булып алабыз.

Ландыш НИГЪМӘТҖАНОВА, Татарстанның атказанган артисты:

– Итне ел саен авылдан берүк кешедән боты белән сатып алабыз. Үз йортыбыз булгач, без бит тавыклар да, үрдәк тә асрыйбыз. Быел кышка 100 тавык эшкәртеп куйдык. Шул итләрне дә ашыйбыз, ат ите дә алабыз. Бәясенә карап торган юк. Итсез ризык пешереп булмый.

Зөлфия ВӘЛИЕВА, К.Тинчурин театры актрисасы:

– Элек ботлап алу гадәте бар иде. Башта арткысын, аннары тәмле дип алгы ботын ала башладык. Сөяге күп чыга иде. Ә мин дерелдәвек ясарга яратмыйм. Ике гаиләгә бер бот алган чаклар да булды. Монысы инде бөтенләй лотереяга тиң. Итне бүлгәләгәч, ике капчыкка салып, жирәбә дә сикерткән бар. Бөтен ягын уйладым да, үз-үземә, туктале, Зөлфия, болай дөрес түгел бу, дидем. Өебез янәшәсендә Саба районыннан килеп ит сатучыларны таптым. Кибетләренә керәм, үземә ошаган өлешләрен сайлап алам. Кирәк икән, шундук фарш ясап бирәләр. Бәлешкә майлырак өлешен сайлыйм. Җитәрлек кенә итеп яңадан-яңаны алып торам.

Илгиз ШАКИРОВ (Казан):

– Әти-әниебез Буада яши. Моңарчы кышка суярга дип мал асрыйлар иде. Соңгы ике елда сатып алуың яхшырак дигән нәтиҗәгә килделәр. Бозауның үзен сатып алырга кирәк, аннары аны ашатыр өчен азыгын аласың. Исәпли торгач, итең алтын бәясенә төшә. Кешедән алган очракта, арзанрак була дип исәпләп чыгардылар. Үзебез исә итне ботлап алмыйбыз. Кирәк саен, ярминкәгә барып, теләгән өлешен сатып алабыз.

Сиринә ШАКИРОВА, ит сатучы:

– Әтием белән абыем Кукмара районында маллар үрчетә. Кешедән сатып алып, үстереп суябыз. Аннары Казан Агропаркына алып килеп сатабыз. Халык итебезне бик ярата. Гел бездән генә алучылар да күп инде. Мин дә итне сатарга өйрәндем. Кешенең күңеле булырлык итеп сайлап бирәм. Сатып алган иттән аш та пешсен, фаршы да булсын. Әле кайчак күчтәнәчләр дә кушып җибәрәм. Без авыл кешеләренә дә ит сатабыз. Нинди өлешен бирәсең, шуңа риза булып алалар. Борын чөермиләр, сайлап азапламыйлар. Аларга бик рәхмәтлебез. Хезмәтебезне күрәләр. Ваклап сатканда кеше күбрәк билдәмә өлешен, калын кабыргаларны яратып ала.

Назилә ШӘРИПОВА (Ютазы):

– Күп итеп маллар тотабыз. Иремнең ике сеңлесе, үземнең абыем җәй буе кайтып булышып йөриләр. Печәнен дә бергә әзерлибез, кирәк-яракны да бергә алабыз. Иттән өзелгән юк. Туганнарым да читтән сатып алмый. Аларга бүлеп бирәбез. Акча да бирмәкче булалар, тик без аны алмыйбыз. Бөтен әйберне сатып булмый. Туганнарыбызга бераз булса да әнә шулай ярдәм итәсебез килә.

Казанда (Агропромпарк) ит бәяләре (сумнарда):

Кабырга 330–350
Билдәмә

 

380–450
Бот ите (сөяксез) 530
Сум ит 530
Түш ите 380–450
Калак сөяге ите 450
Муен өлеше 350
Бавыры 280-300

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү