Йолдызнамә: 30 ноябрь – 6 декабрь

Кучкар (21.03–20.04) Гади генә чор түгел. Атна урталарына кадәр бурычларны түләп бетерергә, дус-ишләрегезнең проблемалары эчендә «кайнап» алырга туры киләчәк. Атна ахырларына таба киеренкелек йомшарып, хәерле, матур хәбәрләр килеп ирешәчәк.

Үгезбозау (21.04–20.05) Кызыклы, әмма берникадәр каршылыклы чор. Атнаның беренче яртысында бөтен уегыз эштә булыр. Әмма максатны дөрес куярга кирәк, юкса көчегез һәм вакытыгызны юкка гына исраф итәргә мөмкинсез. Беркемнең сүзенә һәм фикеренә карамыйча, үҗәтләнеп, баш күтәрми эшләү ахыр чиктә хезмәт урынында югарырак баскычка күтәрелүгә китерер.

Игезәкләр (21.05–21.06) Атна башында үзегездә берникадәр эленке-салынкылык сизәрсез. Шөкер, бу халәт озакка бармаячак. Инде чәршәмбеләргә үк көч-дәрт барлыкка килүен тоеп, җитәкчегез йөкләгән четерекле бер бурычны тел-теш тидергесез итеп башкарып чыгарсыз. Гәрчә бик шикләнеп кенә тотынсагыз да… Атна ахырында акчаны юкка исраф итү куркынычыннан сак булыгыз.

Кысла (22.06–22.07) Искиткеч уңышлы чор! Моңарчы кеше күзеннән яшеренеп килгән бер сәләтегезнең ачылуы, ниһаять, җитәкчегезнең сезне тануына китерер. Ә бу – матди хәлегезнең яхшыруына бик шәп җирлек, дигән сүз. Гаиләгездә дә барысы да әйбәт булыр: күңелегезне тырнап торган шактый ук четерекле мәсьәләләргә ачыклык кертелер.

Арыслан (23.07–23.08) Иммунитет, рухи халәтегезгә, күзләр генә тимәсен! Үзегез беләсез, пандемия вакытында болардан да кирәгрәк әйбер юк… Тик, ахырын уйлап бетермичә, теге яки бу карарга гына килә күрмәгез – уңайсыз хәлдә калуыгыз бар.

Кыз (24.08–22.09) Бу атнада  үзегезнең биш бармагыгыздай белгән эшләр белән генә шөгыльләнү хәерлерәк булыр. Белер-белмәс килеш теге яки бу эш-гамәлгә тотынуның нерв күзәнәкләренә генә түгел, абруегызга да «сугу» ихтималы бар. Сәламәтлекне кайгырту  чоры. Иммунитетны күтәрү өчен витаминнар, сихәтле эчемлекләр кулланыгыз, күбрәк хәрәкәтләнегез, саф һавада йөрегез. Атна ахырында финанс мәсьәләсендә күңелегезгә тынычлык иңдерердәй хәбәрләр ишетерсез.

Үлчәү (23.09–23.10) Бөтен көчегез акча проблемасын хәл кылуга юнәлдереләчәк. Эчке сиземләвегез, тирәгездәгеләр фикеренә йогынты ясый алу сәләтегез, телгә осталыгыгыз ярдәм итәр. Сөеклегез белән мөнәсәбәтләр дә искиткеч дәрәҗәдә җылыначак. Сәбәбе – әлеге дә баягы чып-чын дипломатларча сөйләшә, килеп туган кыенрак хәлләрне аның күңеленә хуш килерлек итеп аңлата белүегез.

Чаян (24.10–22.11) Атна үтә уңышлы башланып китәчәк: уч тутырып акча алачаксыз, үзегезне борчыган мәсьәләнең уңай хәл ителәчәге турында югары инстанциядән җавап ишетәчәксез. Ялгызларга да күк капусы ачылган кебек тоелачак: алар, бердәнберләрен табып, үтә матур планнар кора башлаячак.   Атна ахырында бик күпләрнең тормышын тагын да гүзәлләндереп җибәрүгә өмет-ышанычлар тудырырдай хәлләр булачак.

Укчы (23.11–21.12) Үзегездә бераз сүлпәнлек сизсәгез дә, эштә әйбәт кенә уңышларга ирешәчәксез. Дөрес, барысы да сезнеңчә генә булмаска, әйтик, җитәкчегез белән юктан да үзара киеренкелек урнашырга мөмкин. Әмма бу хәл озакка бармаячак: хаклы икәнлегегезне күрсәткәч, киеренкелекнең эзе дә калмаячак. Матди хәлегез яхшырачак, балаларыгыз яхшы хәбәрләр ирештерәчәк.

Кәҗәмөгез (22.12–20.01) Катлаулы мәсьәләләрне башкалар белән иңгә-иң торып хәл итү чоры. Хафаланасы юк: җан дусларыгыз белән генә түгел, хәтта үзегезгә күптәннән теш кайрап йөрүчеләр белән дә уртак тел табачаксыз. Мөһим документларга кул кую, яңа керем чыганаклары табу өчен уңайлы чор. Атна ахырында хезмәттәшләрегез арасында үзегезне бер башка үстереп җибәрердәй хәлләр көтегез.

Сукояр (21.01–19.02) Бөтен сүзгә дә ышанмагыз. Арада дөрес булмаганнары да ишетелер. Ә килделе-киттеле хәбәрләр аптырашка, хәтта туганнар арасында үзара тавышка да китерергә мөмкин. Җомга тирәсендә акча мәсьәләсендә әйбәт кенә мөмкинлекләр ачылачагын белеп куаначаксыз. Ул гына да түгел, якыннарыгыз арасыннан берсенең бик тә әйбәт сюрпризыннан да күтәренкелек  хисе алачаксыз.

Балык  (20.02–20.03) Хәзер чиктән тыш хисле кебек сез. Бу, әлбәттә, мөнәсәбәтләр өчен бик яхшы, тик эштә генә тискәре чагылыш тапмасын тагы… Шуңа күрә, кадерле Балыклар, хезмәт урынында хисләрегезнең тышка бәреп чыгуына юл куймасагыз, юкка-барга чәпчемәсәгез, әйбәтрәк булыр кебек.  Кирәкмәгәнгә кысылмыйча, үзегез өчен  кызыклы эшләр белән тыныч кына мәш килеп утырудан да яхшысы юк.


Фикер өстәү