Авылда сугым чоры башланды, тик бер сорау: сатып алучы табылырмы?

Авылда сугым чоры башланды. Элегрәк кар яуганны, чын итеп салкыннар башланганны көтеп арыган сала халкы хәзер рәхәткә тиенде. Һәр йортта берничә туңдыргыч. Шуңа күрә ноябрь уртасы үтүгә үк, инде күпләр эре малларын урнаштыра башлый. Быел да искәрмә түгел.

Хәер, авылда хәзер бит мал асрау тәртибе дә элекке кебек түгел. Элек шул бер бозау. Гыйнварда туса да, майда туса да, аны ел ахырына сугым малына әйләндерергә – үзеңә киләсе елга кадәр ашарга җитәрлек ит чыгарлык итеп үстерәсе, симертәсе иде. Капчык-капчык ипи ашатулар да, мич тутырып, мал өчен икмәк пешерүләр дә табигый иде. Ул малкайлар ничек ашап үлмәгән: әле бит төнгә дә бер чиләк тутырып нәрсәдер (пешкән ашлык, бәрәңге) салалар иде.  Хәер, башкаларда ничек булгандыр, бездә көзгә кергәч, бозау әллә ничә күбенә иде. «Ярый әле замогы юк, ачып та тутырыр идең», – диләр иде әнигә. Аның каравы, бер яше тулмаган бозауларны да дүртәр-бишәр чиләк май чыгарлык итеп симертә иде әни. Ул чакта шуның кадәр май чыгу да бик дәрәҗә иде. Хәзер эч маен алып та тормый күбебез. Эчәкләрен дә караучы сирәк.

Сугымы да хәзер авылда елга бер генә түгел шул. Мал-туарны күп асраган кеше өлгергән берсен озата бара. Итне тулысынча – бездәгечә язсак, дүрт санын (кайдадыр дүрт боты дип сөйләшәләр) бергә җыючы махсус кешеләр бар. Алар иткә бик таләпчән. Әле һәркайсының – үз «закон»ы (сугымчылар бригадасы да аларны белә: итегезне кемгә тапшырасыз, дип сорый). Бер елны бер хатын-кыз, майлы итне алырга теләмиләр дип, бөтен маен тунап җыеп, атып бетергән иде. Әле аңа өстәп, башын, үпкә-бавырын «күчтәнәч» итеп, бушка гына алып китәләр. Бәясе дә шактый ким. Килограммын быел, мәсәлән, 310–315 сумнан, диләр. Кайчакта бер ал, бер арт санны да алырга мөмкиннәр, тик ике алны түгел.

Шәхси хуҗалыкларда бездә бу көннәрдә арт сан үгез итен килограммын 340–350 сумнан сатучылар булды. Тана ите бераз очсызрак йөрсә дә, аның да ал һәм арт саннарга бәяләре барыбер мондый җыючыларга караганда кыйммәтрәк. Берьюлы берничә мал сатканда, үзенә ит калдырасы булмаганда, билгеле, күпләр аларга мөрәҗәгать итә.

Ә үзе өчен санлап алучыларның барысына да арт сан кирәк. Сугым чорында да, гомумән дә, ал саннарны сатып алучы табу бик авыр. Җәй азагында гына зур малның ике ал саны үзебезгә калган иде. «Бу бозауда, – мин әйтәм, – алдан ук чарасын күрәбез: ал саннарга да кеше табабыз, үзебезгә бер арт санны гына калдырабыз». Төрлебез төрле яктан эзләсәк тә, төрле җирләргә белдерүләр бирсәк тә, алгыларны алырга теләүче табылмады. Безнекен генә түгел. Башкаларныкын да алмыйлар. Бу көннәрдә белдерүләр арасында иң күп таралганы да шул: «ал сан ит сатам» булды. Кем берне, кем икене сата. Кем 330 сум дигән, кем 320дән сата. Бәлки… дигән өмет белән без 310 сумнан дип куйдык. Тик шалтыратучы табылмады. Тиресе текмәгән, үсәр дә үсәр, азыгы да бар, дияр идең, үгезнең холкы бик яман. Бер карап чыкканчы, кайгырып торышлы. Шуңа күрә узган елларда бездән арт саннар ала торган кешеләргә хәбәр бирдек, сугымчыларны белештек тә (алары да – «үзебезнекеләр», берничә ел инде шушы егетләргә әйтәбез, чиста-пөхтә дә эшлиләр, итләре дә тәмле була), ал саннарны үзебезгә калдырырга булдык. Теге итләр дә күп булганлыктан, туңдыргычка сыймас инде дип кенә уйладык (өстәп тагын берне аласы да, элекке кебек базга элеп торасы да килми шул).

Иртәгә сугым дигән көнне кич кенә телефоным шалтырый. Күрше районнан бер апа икән. Белдерү буенча шалтырата. Ал санга да риза булучы бар икән, дип аптыраган идем, баксаң, мал-туарны күпләп асраучы (димәк, ал саннарны үзләренә калдыручы) кешеләр булып чыкты. «Берничә сыер асрыйбыз, бозауларыбыз да бар. Сугымга дип калдырган танабыз буаз булып чыкты, бозаулар әле кечерәк, – ди. – Үзебездә малны асраучылар бик аз, шәһәрләшеп беттеләр инде».

…Ә социаль челтәрләрдә әле «Ит сатам» дигән белдерүләр чыгу дәвам итә. Алар янәшәсендә бер, ике айлык, хәтта ун көнлек бозау сатучыларныкы да, «540 килограммлы симертелгән үгез сатам» дигәне дә бар. Тик бер сорау ачык: сатып алучы табылырмы?

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү