Ярты ягы параличланган Альберт Мөхәммәтдинов: Булмый дисәң, булмый инде ул

Беркөнне дустым Альберт шалтырата:

– Абзый, хәлләр ничек?

– Үзең әйтмешли, әйбәт бит.

– Карале, синдә ватык стена сәгате юкмы?

– Юк. Стена сәгатьләре хәзер кемдә генә бар икән соң ул?

– Бар ул, миңа китергәлиләр.

– Әллә коллекционерга әйләндеңме?

– Юк ла, төзәтәм мин аларны, дусларыңа, танышларыңа әйт, китерсеннәр!

Дөресен әйткәндә, Альберттан мондый сүзләр көтмәгән идем, хәтта, шаярта, ахрысы, дип тә уйлап куйдым. Чөнки инсульттан соң гәүдәсенең ярты ягы параличланып, инде ул менә 13 ел инвалид исемен күтәреп йөри. Уң кулы, уң аягы эшләми. Бөтен эшне сул кулы белән башкара. Бер кул белән сәгать төзәтеп була микәнни? Шигемне сак кына үзенә дә әйттем. Ә ул: «Булмый дисәң, булмый инде ул», – дип кенә куйды.

Альберт бер ел инвалид коляскасында «яшәде» һәм булмастайны булдырды: кабат аягына басты. Һәр иртәне балконга чыгып күнегүләр ясый, аннан соң бүлмәгә кереп велосипед әйләндерә, аннан соң электромассажер белән аяк-кулларына, бөтен тәненә массаж ясый. Тормышка ябышып яту шушы була инде ул.

Заманында тамашачы Альберт Мөхәммәтдиновны талантлы җырчы буларак белә иде. Композитор Илфат Дәүләтшин оештырган «Ак күлмәгем» ансамбленең солисты иде ул. Альберт турында минем телевизион тапшыру да эшләгәнем булды. РТИ (резина техник эшләнмәләр) заводында эшләү өстенә мехчылар сараендагы «Иделкәем» ансамбленә йөрергә дә вакыт тапты. Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов та шул ансамбльдә вокал серләренә өйрәнеп, зур сәхнәгә менделәр. Инсульт дигәннәре Альберт дусның бөтен планнарын җимерде. Әмма булса да була икән кешедә тормыштан ямь табып яшәргә омтылу.

Инде менә хәзер стена сәгатьләре төзәтә башлаган. Бу кәсепкә ничек кереп киткән? Туган ягы Актанышка кайткач, авылдан бер иске стена сәгате алып килгән булган. Сәгать төзәтүчегә барып: «Күпмегә төзәтеп бирә аласыз?» – дип сораган. «Өч мең сумга», – дигән тегесе. «Сезгә өч мең түләгәнче, шул акчага яңа сәгать алам», – дип өенә кайтып киткән Альберт. Яңа сәгать алмаган, билгеле, ә искесендә казына башлаган һәм, кем әйтмешли, тәки җиңеп чыккан. «Озынколак хәбәр» тиз тарала бит ул, Альбертка ватык сәгатьләр китерә башлаганнар.

– Акча эшләп буламы соң? – мәйтәм.

– Минем өчен кәҗәсеннән бигрәк, мәзәге кыйммәт, бөтенләй башка дөньяда яши башладым, – ди Альберт.

Беркөнне моңа Франциядә эшләнгән сәгать китергәннәр. Дөресрәге, Альберт өйдә юк чакта сәгатьне улы алып калган, нинди икәнен карап тормаган. Башта тыгылырга шикләнсә дә, анысын да төзәткән. Альберт француз сәгате турында кат-кат сөйли, импортный бит ул, ди. Күңелләре үсеп киткән егетнең.

«Сәгать төзәтү» дип әйтү генә җиңел, бит әле аның механизмнарын да алыштырырга туры килә. Монысын да җайлаган Альберт, «запчастьларга» заказ биреп була икән.

Язмага нокта куяр алдыннан тагын шалтыраттым. Иртәнге күнегүләрен тәмамлаган, хатыны Клавдия белән чөкердәшеп чәйләп алганнар. Күңеле һәрвакыттагыча күтәренке. Әле җитмәсә, тагын бер сәгать китергәннәр. «Хәзер шуңа утырам», – ди.

Кеше үз язмышын үзе тудыра, диләр. Танышларым арасында аяк-куллары исән булып та бөтен дөньясын сүгүчеләр, һәрнәрсәдән зарланучылар да бар. Телефоннан шалтыратсалар, алар белән сөйләшәсе килми, тормышыма бер пычрак килеп керә кебек. Ә Альберт белән сөйләшү – дөнья рәхәте.

Зарланырга яратучыларга кайчак: «Парин урамында бер дустым яши, шуның янына кереп чыгыгыз!» – дим.

– Нәрсәгә? – диләр.

– Гыйбрәт алырсыз, сәгать тә төзәттерерсез.

Аптырап калалар, дәшмиләр. Димәк, әйтер сүзләре юк. Ә минеке бар, шушы язмам белән аңлаган кеше аңларлык итеп әйтеп бактым.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү